Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар, уян!" чираттагы мәхкәмәгә әзерләнә


Галим Вил Мирзаяновның “Татар милли идеясе һәм идеологиясе” исемле мәкаләсе Русиядә тыелган материаллар исемлегенә кертелергә, ә аны бастырган “Татар, уян!” сәхифәсе ябылырга мөмкин.

“Татар, уян” гәзите баш мөхәррире Радик Нуретдинов интернет сәхифәсенә белдерелгән экстремистлык гаепләвен сәясәт белән бәйли.

Ул элекке президент Мортаза Рәхимов һәм премьер-министр Раил Сарбаев сәяси сәхнәгә яңадан кайта дип саный һәм гәзитне ябу тырышлыкларын шуннан күрә.

Белгәнегезчә, “Татар уян!” гәзитенең tatar-gazeta.ru адресында урнашкан сәхифәсенә экстремизмда гаепләү яңгыраган иде.

Шуның белән бергә Вил Мирзаяновның “Татар милли идеясе һәм идеологиясе” исемле язмасын Русиядә тыелган материаллар исемлегенә кертергә тәкъдим иттеләр. Шуны бастырган өчен хәзер интернет сәхифәгә ябылу куркынычы яный.

Газетның баш мөхәррире Радик Нуретдинов бу эшкә бәйле прокуратурага чакыртылды. Үзе сөйләгәнчә, эшне алып баручы тикшерүче аның белән бергә мәкаләне укып караган, аннан соң сораулар биргән.

“Тикшерүче алай басым ясамады, итагатьле сөйләште” ди Радик Нуретдинов.

Әмма фикер алыша торгач, прокуратура хезмәткәренең һәм авторның рус-татар мәсьәләсенә, башкорт мәсьәләсенә карашлары аерылуы ачыкланды, ди Нуретдинов.

23 августта бу эш мәхкәмәдә каралырга тиеш. Нуретдиновны мәхкәмәдә ике яклаучы вәкиллек итәчәк. Хөкемдар экстремистлыкта гаепле дип тапса, “Татар, уян!” бәйсез гәзитенең интернет сәхифәсе дә ябылачак.

“Татар, уян!” гәзитенең кәгазь варианты бу елның 10 июнендә мәхкәмә карары белән эшен туктаткан иде инде.

“Татар, уян!” гәзите инсульт кичергән пенсионер Радик Нуретдиновның үз акчасына басылып килде. Авырудан соң аның бер кулы һәм бер аягы хәрәкәтсез калды.

Әмма Радик Нуретдинов барыбер актив эшләде, бер мең данәгә кадәр санда айга бер яки тапкыр сәяси, социаль темаларга гәзит чыгарып барды.

Кәгазь гәзит Пермь өлкәсендә басылып, Бөре шәһәре, Уфада автобус вокзаллары аша бушлай таратылды.

Интернетта гәзитнең сәхифәсе эшләп килде. Анда төрле-төрле авторлар башка җирдә әйтә алмаган фикерләрен бастырып барды.

Шул рәвешле гәзит ел ярым эшләп килде, хәзер ул эшен туктатырга тора.
XS
SM
MD
LG