Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (97)


Уртада Садри Максуди
Уртада Садри Максуди

Милләт Мәҗлесенең Тупраклы Мохтарият һәйәте һәм хәтта Мәркәзи Хәрби шура белән аралары өзелүе катгый төс ала.

Бу телеграм Милли Идарә әгъзаларын аптырашта калдыра. Катгый карар кылу вакыты җитә. Милләт Мәҗлесе һәм Милли Идарә исеменнән телеграм сугыла. Аның тексты түбәндәгечә:

“Сезнең 10 мартта (яңа календарь буенча) җибәргән телеграмыгызга җавап итеп, түбәндәгеләрне белдерүне кирәк таптык:

Һәйәт Милләт Мәҗлесе тарафыннан чикләре анык билгеләнгән вәкаләт белән сайланган иде. Бу вәкаләт буенча һәйәт фәкать Идел-Урал өлкәсенә керәчәк бөтен партияләрнең һәм милләтләрнең конференциясен үткәрү өчен кирәкле әзерлек эшләрен башкарырга тиеш иде.

Бу конференциядә Милләт Мәҗлесе кабул иткән чикләр (вәкаләтләр) кысасында сөйләшүләр алып барылырга тиеш иде.

Һәйәтнең үз карары белән нинди дә булса җаваплы карар кабул итәргә һәм вәкаләт белән билгеләнмәгән нәрсәләрдән тыш катгый адымнар ясарга синең хакың юк.

Моңа карамастан, һәйәт:

1. Милләт Мәҗлесе тарафыннан билгеләнгән конференция җыелмыйча торып, хәзердән үк өлкәне игълан итәргә ниятли.
2. Өлкәнең Милләт Мәҗлесе тарафыннан билгеләнгән чикләрен үз теләгенә карап үзгәртә.
3. Конференция җыелмастан “Идел-Урал” Шуралар (Советлар) җөмһүрияте” эченә керүне карарлаштырып Милләт Мәҗлесенең өлкәне идарә итү нигезләре турындагы карарын төптән җимерә;
4. Һәйәт үзен Советлар сәясәте мәйданында торган оешма дип белдереп Милләт Мәҗлесе тарафыннан сайланган вакытында һичбертөрле көн тәртибенә куелмаган карар кабул иткән була.

Без, Милләт Мәҗлесенең карарларын болай төптән җимерүгә каршылыгыбызны белдерү белән бергә, һәйәт үзенә бирелгән вәкаләтнең чикләре ашу белән калмыйча үзенә тапшырылган вазифасына хилаф булган һәм милләт өчен тагын шактый эшләрне Милләт Мәҗлесе исеменнән башкарса, без моны ышанычны явыз максатта файдалану дип бәяләрбез. Болар белән бәйле җаваплылыкның бөтен авырлыклары, шөбһәсез, һәйәт өстенә төшәчәк. Һәйәт Милләт Мәҗлесенең май аендагы җыелышында һәр гамәле өчен хисап бирергә мәҗбүр булачак. Тик, формаль җаваплылыктан аермалы буларак, тарих һәм милләт алдында тагын да җитдирәк җаваплылык бар... Шуны белдерергә мәҗбүрбез ки, үзебезне һәйәтнең бу хәрәкәтләреннән аерып куябыз һәм бу хәрәкәтләрдән туарга мөмкин авыр нәтиҗәләрне һәйәтнең өстенә йөклибез.

Милләт Мәҗлес рәисе ярдәмчесе Бөньямин Әхтәмов
Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының Милләт Мәҗлесе Милли Идарәсе рәисе Садри Максуди”


Шулай итеп Милләт Мәҗлесенең Тупраклы Мохтарият һәйәте һәм хәтта Мәркәзи Хәрби шура белән аралары өзелүе катгый төс ала.

Уфада Казандагы вакыйгалар турында чынын-дөресен белмәгәннәр. “Тормыш” Казанда чыккан “Йолдыз” газетының 15(28) февраль санында басылган хәбәргә таянып 16(1 март) февральдә Идел-Урал өлкәсе игълан ителә дип белдерә, ләкин бу хәбәргә ышанып бетмәвен дә яза. Икенче яктан, “Тормыш” 16(1 март) февральдә көндезге сәгать икедә, Казан шәһәр театры бинасында, Русия эшче һәм крәстиян советларының бер өлеше буларак, Идел-Урал җөмһүриятен игълан итү тантанасында түбәндәге оешмалар катнашуын хәбәр итә:

1. Бөтенрусия мөселман гаскәриләре корылтаеның бөтен делегатлары;
2. Эшче, солдат һәм крәстиян Советлары тарафыннан сайланган округ конференциясенең мөселман фракциясе вәкилләре;
3. Мөселманнарның Милләт Мәҗлесе тарафыннан дәүләтне гамәлгә кую өчен сайланган һәйәт (тупраклы Мохтарият һәйәте);
4. Мөселман социалистлары комитеты җитәкчеләре;
5. Мөселман комиссариаты;
6. Казан Эшче, солдат һәм крәстиян Советының мөселман фракциясе;
7. Мөселман гаскәри оешмаларының һәм мөселман казакларның вәкилләре;
8. Казан өязендә Крәстиян Советының мөселман фракциясе;
9. Мөселман хатын-кыз эшчеләре комитеты вәкиле;
10. Бөтенрусия мөселман укытучылары мәркәз бюросы вәкилләре.


Милләт Мәҗлесе каршылыгына карамастан, тантанада Тупраклы Мохтарият һәйәте әгъзаларының катнашуы һәркемнең, сәяси җилләр исүенә карап, бер лагерьдан икенче лагерьга күчүенең ачык үрнәге булып тора.

Корылтай Идел-Урал өлкәсен игълан итә алмый, бары тик 15 кешедән торган Идел-Урал мөселман халык комиссариатын гына төзеп өлгерә. Аның рәисе итеп Исмәгыйль Атнагулов, урынбасарлары итеп Әкрәм Биглов белән Исхак Алмасов, сәркатипләре итеп Габдулла Габдрәшидов белән Кашаф Терегулов сайлана. Комиссариат хәтта “Идел-Урал өлкәсе” исемендәге газета да чыгара башлый.

Бу програмнан һәм оешманың исеменнән Мәркәз Хәрби Шураның тулысынча большевикларга хас атамаларны нигез итеп алып эшчәнлек алып баруы, аларның пропагандага карашларын уртаклашуы аңлашыла булса кирәк. Ләкин бу да файда китерми. Большевиклар Казанда хакимиятне тәмам кулга алгач Ильяс Алкин һәм аның тарафдарлары Болак артына чигенергә мәҗбүр була һәм анда алып барган көрәшләре уңышсызлыкка тарыгач, Мәркәзи Хәрби Шура да юкка чыга.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG