Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы татар активистлары "Татар, уян!" сәхифәсен яклауга алына


Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең идарә утырышы
Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең идарә утырышы

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышында “Татар, уян!” басмасын яклау чаралары тикшерелде.


Бөре шәһәре һәм районы прокуратурасы күптән түгел "Татар, уян!" интернет сәхифәсенең басма гәзитен ябу карарын чыгарган иде. Ул гәзиттә көн күргән “Башкорт халкына ода” әсәренең экстремист эчтәлекле дип табылуы сәбәпле ябылган иде. Хәзер интернет сәхифәсе дә экстремистлыкта тикшерелә.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышында “Татар, уян!”ны яклау мәсьәләсе тикшерелде. Чарада сәхифәне һәм ябылган гәзитне оештыручы Радик Нуретдинов та катнашты.

Радик Нуретдинов
Радик Нуретдинов
“Мин “Татар, уян!” исемле гәзит һәм интернет сәхифә оештырган идем. Гәзит күрше Пермь өлкәсендә басылды. Интернет сәхифәсе АКШта теркәлгән. Гәзиттә көн күргән Мидхәт Әхмәтовның “Башкорт халкына ода” исемле язмасы экстремист эчтәлекле дип табылган иде. Аның авторы күп тапкыр сорау алуларны күтәрә алмый 21 июнь якты дөньядан китеп барды. Гәзит ябылды. Инде интернет сәхифәсе дә гаепләнә. Аңа 9 мартта көн күргән АКШта яшәүче билгеле галим һәм милләтпәрвәр Вил Мирзаяновның “Татар милли идеясе һәм идеологиясе” исемле мәкаләсе сәбәпче. Әлеге язмага Бөре педагогия институтының ике галиме экспертиза үткәреп, Русиядә татар халкы хокуклары кысылуы ялган, яла ягу дип аны Русиягә каршы юнәлтелгән экстремист эчтәлекле язма дип тапкан. Гәрчә ул язмада барысы да дөрес язылган булса да. Экспертлар язмада шовинист чакырулар бар дип исәпли. “Колониаль хакимият”, “әсир ителгән халык”, “урыс идеологиясен тагу” кебек сүзләр негатив дип мисалга китерелгән” дип сөйләде Радик Нуретдинов.

“Татар, уян!” сәхифәсен экстремистлыкта гаепләү
“Татар, уян!” сәхифәсен экстремистлыкта гаепләү
Татар иҗтимагый үзәге “Татар, уян!”ны яклап мөрәҗәгать әзерләргә булды. Аның өлгесе кабул ителде. Шулай ук мәхкәмә буласы көнне – 23 августта Бөредә каршылык чарасы үтәчәк. Аңа кадәр Уфада да шундый чаралар уздыру кирәклеге билгеләнде.
XS
SM
MD
LG