Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанны гаепли


Русия авыл хуҗалыгы министры Николай Федеров Татарстан президентына хат юллап, республика хәкимиятләрен икмәкне читкә сатуга чикләүләр кертү өчен тәнкыйтьләде.

Анда сүз бөртекләр сәүдәсен Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килештереп алып бару таләбе турында бара. Татарстан министрлыгы мондый күрсәтмә баруын кире кага, әмма җирле элеваторлар җитәкчеләре, җирле мәгълүмат чараларына андый тыю барлыгын раслады.

Элегрәк, "Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, хакимиятләр исеменнән урып-җыю эшләрен карап йөргән парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин “Татарстан үз ихтыяҗларын капламыйча, бер грамм икмәк читкә китмәскә тиеш”, дип белдергән.

Корылык аркасында быел уңыш 30% азрак булырга мөмкин, дип әйткән авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов.

Бүгенге көндә Татарстанда 74% артык җирләрдә икмәк урылган. Барлыгы 2 400 мең тонна бөртек җыеп алынган, дип хәбәр итте рәсми чыганаклар.
XS
SM
MD
LG