Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Путин Русиянең хәрби һава көчләренә яңа очкычлар һәм боралаклар вәгъдә итә


Владимир Путин Русия һава көчләренең 100 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясый
Владимир Путин Русия һава көчләренең 100 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясый
Русия президенты Владимир Путин илнең хәрби һава көчләрен яңа техника белән тәэмин итү вәгъдәләрен бүген тагын бер мәртәбә кабатлады.

Мәскәү янында Русия һава көчләренең 100 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясап президент 2020 елга кадәр хәрбиләр 600-ләп яңа очкыч һәм 1000-ләп хәрби боралак алачак, диде.

Узган президент сайлау кампаниясендә Путин кораллы көчләрне ныгыту һәм заманчалаштыру өчен йөзләрчә миллиард доллар күләмендә акча бирергә вәгъдә итте.

Бүгенге чыгышында Путин шулай ук хәрби һава көчләре әгъзаларының һәм аларның гаиләләренең хәлен социаль яктан яхшырту өчен өстәмә чаралар күреләчәген белдерде.

12 августта Русия хәрби һава көчләре оешуга 100 ел тула.
XS
SM
MD
LG