Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инвалид арбасында иҗат итүче яшьләр ярдәмгә мохтаҗ


Мөнир Шакиров
Мөнир Шакиров

Татарстанның Буа районы Күл-Черкен авылыннан Лилия Сәлахетдинова белән Әтнә районы Күшәр авылы егете Мөнир Шакиров шигырь-язмаларын туплап китап чыгармакчы. Тик бу эшләргә аларның акчасы юк.

Лилия белән Мөнирнең әлеге уй-ниятләре социаль челтәрдә утыручыларга яхшы таныш. Мисал өчен автор-башкаручы Илназ Гариповның контакт сәхифәсендәге албитендә дә ул мәгълүматны күрергә була. Илназ бу хакта Азатлык радиосына җанлы әңгәмәдә дә әйткән иде.

Лилия Сәлахетдинова белән без июнь аенда таныштырган идек. Китап чыгару ниятен ул интернеттагы шәхси төркеме аша җиткерде. Аның сүзләрен дуслары, танышлары бер-берсеннән күчереп тарата башлады.

Лилия Сәлахетдинова дус кызы белән
Лилия Сәлахетдинова дус кызы белән
“Дуслар мин шигырьләр җыентыгы чыгару өстендә эш башламакчы идем, тик, кызганыч, нәшрият исәпләп чыгарган бәя бу хәлне сузар ахрысы. Чөнки бу сумманы мин үзем генә тарта алмыйм. Шуңа күрә дусларым киңәше белән төркемгә үземнең хисап реквизитларын куярга булдым.

Болай сорарга оялам һәм уңайсызланам, ләкин, кызганыч, 100 данәсе 35 мең сум дип санап чыгаргач, "Минем китап чыкмастыр ахрысы" дигән фикер туды. Әлбәттә, бу санап чыгарган суммага минем барлык шигырьләр дә кереп бетмәячәк, тик шулай да, үзең язган шигырьләр җыентыгын күрәсе килә, бәләкәй форматта булса да. Бәлки булышырга теләгән кеше, арада иганәчеләр табылыр”, ди Сәлахетдинова. Шунда ук ул булышып өлгергән һәм булышырга уйлаган кешеләргә олы рәхмәтен белдергән.

“Алланың рәхмәтләре яусын! Без бергә моны булдырып чыгачакбыз! Мин ышанам”, ди Лилия.

“Ике аяксыз килеш тә сәламәт яшәү рәвеше алып барам”

Мөнир Шакиров иң элек үзенең тормышы белән таныштырды. Аның теләге - иҗатын кулланып акча туплау һәм Арча район үзәгендә фатир алу.

“Мин 1984 елның 19 апрелендә бишенче бала булып дөньяга килдем. Өч абый һәм бер апам бар. Кызганыч, бер абыем биш ел элек вафат булды. Әти миңа өч яшь вакытта вафат булган. Әни безне ялгызы кеше иткән. Аякларым белән проблемнар булгач, алты яшьлек чагымда җиде ай буе республиканың клиник хастаханәсендә (РКБ) операцияләр кичердем. Тик ярдәме тимәде. Шулай да, мин ике аяксыз килеш тә сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Иҗат һәм спорт белән шөгыльләнәм. Үземне физик яктан кимчелекле кеше дип тә тоймыйм. Чөнки мин сәламәт кеше ирешмәгән уңышларга ирешәм, Аллага шөкер!” ди Мөнир. Аннан төп борчыган мәсьәләгә күчте – авылдагы тору урыны. Чынбарлыкта ул бик начар шартларда яши икән.

Мөнир Шакиров мәрхүм халык шагыйре Фәнис Яруллин белән
Мөнир Шакиров мәрхүм халык шагыйре Фәнис Яруллин белән
“Кызганыч, бүгенге көндә авылда 37 дүрткел метрлы иске йортта әни белән гомер кичерәм. Әни пенсиядә, 70 яшь тулды. Өй эчендә минем кебек кеше өчен кирәк булган шартларның берсе дә юк. Хәттә су да юк. Республика җитәкчелеге белән элемтәгә кергәч, фатир тәкъдим иттеләр - Арчадан. Тик бер шарт белән, ул да булса 200 мең сум түләргә куштылар. Аның кадәр акчаны минем кебек пенсиягә генә гомер кичерүче кешегә түләү мөмкин түгел. Кредит алыр идем, ләкин инвалид булгач дәүләт кредит бирергә теләми. Кредит алырлык туганнарым да юк, чөнки алар үзләре дә шул кредит өстендә утыралар. Әлеге сумманы җыеп тапшыра алсам бер кешечә рәхәтләнеп уңай шартлары булган йортта яшәр идем. Үз фатирым булса, ачы язмышым бераз гына булса да татлыланыр дип өметләнәм”, диде Мөнир Шакиров.

Ахыр чиктә ул шигырь-язмаларын китап итеп туплап, аны сатып акча җыярга да уйлаган. Бүген Мөнир Арча телерадио ширкәтендә эшли. Үзе белдергәнчә, авырлыклар турында уйламаска аңа иҗат булыша.

Иң зур теләге - Арчадагы фатир

“Бер ел калмастан "Иделем акчарлагы" бәйгесендә катнашып киләм. Ел саен нинди дә булса берәр номинациядә бүләкләндем. Ике юнәлештә иҗат иткәнлектән, кайбер елны поэзия, э кайбер елларны проза жанрында сәләтемне күрсәтә алдым. Өйдә төрледән-төрле дипломнарның саны гына да 10-15кә җитә. Шулай ук республика күләмендәге инвалидлар арасында уздырылучы спорт ярышларында да актив катнашырга тырышам. Узган ел шундый ярышларның берсендә - төбәк турында җиңу яуладым. Диплом һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләндем”, ди Мөнир.

Соңгы елларда ул җыр текстлары да яза башлаган. Әлегә ул язган шигырьләрне үзешчән башкаручылар яңгырата. “Җәйге мизгел” шигыренә автор-башкаручы Булат Җиһаншин көй язган, ул җырны “Болгар” радиосында Ләйсән Халикова башкаруында ишетеп була, ди.

“Әгәр үз фатирым булып тынычлыкта үз дигәнемчә яши алсам, иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлаячакмын, Алла боерса!”, дип ышандырды Мөнир Шакиров.



Әлеге иҗади яшьләргә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлары:

Лилия Сәлахетдинованың хисап номерлары:
ИНН 7707083893 КПП 161443001
р/счет 30301810262006006225
в ОСБ "Банк Татарстан" №8610 СБ РФ г.Казань
БИК 049205603
к/счет 30101810600000000603
код по ОКПО 02821592
код по ОКОНХ 96130
счёт: 42307810462250076482/48
Буа районы бүлекчәсе 4672
Космовски урамы, 11нче йорт

Мөнир Шакиров өчен:
Сбербанкта ачылган хисабы: 42307810562165365023/48
Яндекс кошелек номеры: 41001605971285
XS
SM
MD
LG