Казанда Иран сәнгать күргәзмәсе ачылды
Казанның Кол Шәриф мәчетендә “Иран сәнгате көзгесендә Коръән” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Иран сәнгатьчеләренең 50дән артык каллиграфия әсәре тәкъдим ителә. Оештыручылар сүзләренчә, чара “Русиянең рухи дөньясында мөселман һәм татар халкының гореф-гадәтләре” проекты кысасында оештырылган. 15 августта ачылган бу күргәзмә – Ураза гаетенә багышлана һәм 21 августка кадәр һәркемгә ачык булачак.
мультимедиа
-
май 13, 2026Уфа янында нефть кудыру станциясендә янгын
-
апрель 25, 202626 апрель - Татар теле көне. Бәйрәмме ул?
-
апрель 15, 2026Стәрлетамак сәнәгать мәйданына дроннар һөҗүме
-
март 16, 2026Берлинда яңа буын татар мөһаҗирләре спектакль куйды