Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре “Мин ураза тотам” флеш-мобы оештырды


Татар яшьләре "Мин ураза тотам" флеш-мобы үткәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00
йөкләү

Казанда үткән чарада катнашучылар узып баручыларга "Мин ураза тотам" түштамгалары, машиналарга ябыштыргычлар таратты.

16 августта үткән чарада катнашучы яшьләр иң элек Татарстан мөфтиятенә җыелып чараның кагыйдәләре белән танышты. Аннан өч төркемгә бүленеп башкаланың төрле урыннарына таралышты.

Чара Бауман урамы, Казан Кирмәне яны һәм Камал театры каршында үтте. Флеш-мобта катнашучылар урамнан узып баручыларга “Мин ураза тотам” исемле язулы түштамга, машиналарга ябыштыру өчен ябыштыргычлар таратты.

Чараны оештыручылардан Татарстан мөфтиятенең яшләр бүлеге хезмәткәре Акйолдыз Фәизова бу чараның бернинди пикет та, бернинди митинг та булмавын белдерде.

“Безнең максат Татарстандагы мөселман яшьләрен берләштерү, традицион ислам кагыйдәләрен пропагандалау, дәгъват һәм бары тик дәгъват”, дип белдерде ул.

Бер сәгать чамасы дәвам иткән флеш-мобта катнашучыларга ахырдан ифтар мәҗлесе оештырылды.
XS
SM
MD
LG