Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар интернетында җәүһәр булырдай сәхифәләр бармы?


2011 елда "Укытучы – җәүһәр" номинациясендә җиңү яулаган татар теле укытучысы Гөлназ Җәлилова сайтының беренче бите
2011 елда "Укытучы – җәүһәр" номинациясендә җиңү яулаган татар теле укытучысы Гөлназ Җәлилова сайтының беренче бите

15 сентябрьдә "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрне кабул итү төгәлләнә. Belem.ru интернет порталы җитәкчесе Раил Гатауллин әлеге бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең арта баруын, әмма татарча сәхифәләрне арттыруның бер калыпка салынмавын әйтә.

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә йомгак октябрь аенда ясалачак. Гатауллин сүзләренчә, аннан соң belem.ruда камил булмаган сәхифәләргә ярдәм итү бите дә булдырырга җыеналар. Гатауллин бәйгегә әзерлек, татар интернетындагы җитешсезлекләр турында Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Раил әфәнде, быел "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләр бармы? Кемнәр алар?

– Бу бәйге быел өченче тапкыр үткәрелә, елдан-ел катнашучылар да әкренләп арта бара. Быел да катнашырга теләк белдерүчеләр бар һәм алар тагын да артыр дип уйлыйбыз. Татар интернеты әлегә зур булмаса да, анда файдалы сайт авторлары, андый ресурслар бар.

Безнең бәйгедә гадәттәгечә җиде номинация бар. Алар арасыннан "Укытучы-җәүһәр" номинациясендә күпләгән укытучылар катнаша. Быел да 14 укытучы катнашырга теләк белдерде инде.

– Алар татар теле укытучылармы, әллә төрле фәннәрне укыталармы?

– Бу бәйгедә татар телендә белем бирүче укытучылар катнаша, әмма алар арасында күпчелеге татар теле укытучылары. Мисал өчен, рус теле, информатика һәм башка фәннәрне укытучыларның, укытучылар берләшмәләренең, мәгариф идарәсе хезмәткәрләренең дә үз сайтлары бар. Шулай ук укытучыларга ярдәмгә булган башка төрле сәхифәләр дә катнаша.

– Бу сәхифәләр барсы да татар телендә эшләгәнме соң?

– Бәйгедә катнашу өчен әлеге сәхифәнең яртысы татар телендә эшләнгән булырга тиеш. Татарстанда ике дәүләт теле булганлыктан, сайт ике телдә эшләнсә һәм шулай ук татарча гына булса да безнең бәйгедә катнаша ала.

– Номинацияләр арасында "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" дә бар. Быелгы бәйгедә бу номинациядә катнашырга теләк белдерүчеләр бармы?

– Бу номинациядә ике ел рәттән ике генә кеше катнашып килде. Моңарчы беренче урын да бирелмәде. Быел ике сәхифә катнашырга теләк белдерде, шулай да алар артыр дип уйлыйм. Быел беренче урын алырлык берәр сәхифә барлыкка килер дип өметләнәбез. Татарларның традицияләрен гаилә саклаганны күрсәткән файдалы ресурслар шактый. Гаилә белән бергә ясалган һәм татар гаиләләре өчен ясалган сәхифәләр дә бу номинациядә катнаша ала.

– Раил, чит төбәкләрдә татарча сәхифә ясаучылар артамы? Булмаса, ни өчен татарча сәхифә ясарга теләмиләр?

– Татар телендә сәхифәләр гомумән арта да, кими дә дип әйтергә була. Бу интернет челтәре куйган таләпләргә күрә шулай. Милли җанлы, татарча проект эшләүчеләр дә бар. Татар конгрессының төрле төбәкләрдәге бүлекләренең сәхифәләре татар телендә эшләп китә.

Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
Әмма интернетта татарча сәхифәләрне арттыру, аларны ныгыту калыпка салынмаган. Тагын бер ягы бар – татар телендә генә булган сәхифәләрне кешеләргә таныту күпкә авыр. Моның өчен татар интернетчылары өчен таныта торган махсус системалар, интернет проектлар кирәк. Мисал өчен каталоглар һәм биржалар, шулай ук башка төрле проектлар да булырга мөмкин. Әгәр шундый ресурслар була икән, татар телендәге мәкаләләр, татар телендәге файдалы мәгълүмат кулланучыга барып ирешәчәк. Моны ясаучы кешегә отышлы бер эш булачак. Татарча сәхифә ясаган кешегә ул нинди дә булса керем бирми, әгәр ул система киләчәктә җайга салына икән, ул үсеп тә китәчәк һәм керемле дә булачак.

– Бу системаны кемдер үз кулына алып эшләргә тиешме?

– Интернетта акча эшләү мөмкинлеге бар, әмма әлегә татар сәхифәләре моны эшли алмый. Әгәр без татар телендә реклам бирергә телибез икән, аны куярдай татар интернеты күпкә нык булырга тиеш. Анда меңәрләгән генә түгел, ә ун, йөз мең сайт була икән, татар телендә әлбәттә, бернинди проблем да булмый. Сайтлар әз булганда ул үз-үзен акламый. Татар интернетын үстерү өчен гаиләләрдә, мәктәпләрдә, университетларда татарча сайтлар ясауны арттыру кирәк. Шулай ук интернет челтәрендә татарча аралашу да кирәк. Акчага акча килә дигән шикелле, татар сайтларына татар сайтлары өстәлеп татар интернет тагын да ныгый барачак. Бу эшне җайга салу өчен эш бара. Кайбер татар интернетчылары берләшә дә башладык. Белгечләр дә арта башлады. Киләчәктә татар интернетында мондый мөмкинлекләр булыр дип ышанып калам.

– Быел чит төбәкләрдән "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләр бармы?

– Чит төбәкләрдән катнашырга теләк белдерүчеләр бар. Менә ике ел рәттән инде Кушма Штатлардан үзенең "Каралама" исемле сәхифәсе белән Айгөл Гыймранова катнаша. Русиянең дә тагын бер-ике төбәгеннән бар.

– Бәйгедә катнашучы сезнең сәхифәдә үзенең көндәшләре кемнәр икәнне күрә аламы?

– Әйе, кулланучы безнең сайтка кергәч тә ул иң өстә бәйгедә катнашучыларны күрә. Анда тагын "нигезләмә", "җәүһәрләр" дигән бүлекләр дә бар. "Катнашучылар" да быелгы бәйгедә һәр номинациядә кемнәр катнашканны күрергә мөмкин. "Җәүһәрләр" дигәннән, әйтәсем килә, татар сайтлары елдан-ел камиллеккә омтыла бара. Иң яхшы "Җәүһәр" дәрәҗәсе алган сайт үзенә күрә лауреат була һәм шушы бәйгенең җәүһәре дип санала. Ул башка сәхифәләргә, татар интернетына үрнәк булып тора. Ике ел дәвамында татар интернетына үрнәк булырдай сигез сайт сайлап алынды, аларга беренче урыннар бирелде. Алар алдагы бәйгеләрдә катнаша алмый. Алар кунак буларак бәйге тантаналарына һәрдаим чакырылып тора.

– Быелгы жюрига кемнәр керде?

– Безнең жюрида кемнәр бар икәнен дә бәйге турындагы сәхифәнең уң як исемлектән күреп барып була. Безнең узган елгы белгечләр һәм жюри әгъзалары бу бәйгенең хәле белән даими кызыксынып тора. Бу исемлек елдан-ел тулылана гына бара. Узган елгы экспертлар һәм жюри әгъзалары быел да калачак. Безнең бу исемлектә Татарстан Дәүләт шурасыннан Разил Вәлиев, министрлар кабинетыннан Фирая Шәйхиева һәм башкалар да бар. Без мәгариф министрлыгы, Дөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлектә. Узган ел мәдәният министрлыгы да әлеге бәйгегә кушылып китте. Безнең бу бәйгенең иганәчеләре һәм ярдәмчеләре дә бар. Алар да елдан-ел арта бара.

– Ике бәйге үтте инде. Бик үк камил булмаган сәхифәләргә ярдәм оештырыламы? Әллә бүләк таратылды да шуның белән эш бетте белән тәмамланамы?

– Андый уй бар. Сайтта интернет челтәрендә киңәшләр дигән бүлек оештыра башлаган идек. Кызганыч, әлегә аны алып барырга мөмкинлекләр җитеп бетми. Татар сайтын ясау өчен нинди эшләр башкарырга, ничек бу өлкәгә кереп китү мөмкинлеген күрсәткән мәгълүматны киләчәктә урнаштырырбыз дип уйлыйм. Без октябрь аенда җиңүчеләрне бүләклибез. Киләсе елга татар сайтлары тагын да артсын өчен, аларга ярдәм итү өчен мәгълүмат бирүне эшләрбез дип уйлыйм.

Әйтүемчә, безнең бу бәйгедә укытучылар күп катнаша. Алар интернеттагы belem.ru порталының укытучылар берләшмәсенә кергән. Аның үзенең форумы бар. Анда татар телендә сайтлар ясау өчен бер-береңә ничек ярдәм итәргә мөмкин, нинди ресурслар булуы турында фикерләшәбез. Күп кенә укучылар безнең ярдәм белән һәм үзара ярдәмләшеп татар телендәге сайтларын ясады һәм аны яхшырта.
XS
SM
MD
LG