Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитский үлеменә ихтимал катышы булган Русиянең 60 түрәсенә Британиягә керү тыела


Сергей Магнитский
Сергей Магнитский
Лондон – Британия тышкы эшләр министры Тереза Мэй Сергей Магнитский үлеменә ихтимал катышы булу сәбәпле Русиянең 60 түрәсенә Британиягә керүне тыярга күрсәтмә бирде.

Бу турыда якшәмбедә Лондонда чыга торган The Sunday Times гәзите хәбәр итте.

Русиянең кайбер мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Британиянең Мәскәүдәге илчелеге вәкиле Лондоннан андый исемлек алуы турында аңлатма бирүдән баш тарткан.

“Магнитский исемлеге” дип аталган документны беренче булып американ сенаторы Бен Кардин төзегән иде. 2012 елның апрелендә ул Конгрессның кеше хокуклары комиссиясе рәистәше белән Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтонга мөрәҗәгать итте. Әлеге хатка Русиянең 60 түрәсеннән торган исемлек һәм бу кешеләрнең һәрберсенең Hermitage Capital фонды эшенә ихтимал катышы турында мәгълүмат теркәлде.

Әлеге исемлектә Татарстаннан да берничә кеше бар – Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерүчесе Олег Уржумцев, Казанның Вахитов районы хөкемдары Руфинә Газизова һәм Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе хөкемдарлары Андрей Юшков белән Илдар Сәлимҗанов.

Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитский салымнан качуда гаепләнеп ирегеннән мәхрүм ителгән иде. 2009 елның ноябрендә тикшерү изоляторында медицина ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле ул вафат булды.
XS
SM
MD
LG