Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар зыялыларының күпчелеге нигә мәчеткә йөрми?


Болгарда Ак мәчетне ачкандагы гыйбадәт. 10 июнь 2010
Болгарда Ак мәчетне ачкандагы гыйбадәт. 10 июнь 2010

Азатлык радиосы "Татар зыялыларының күпчелеге нигә мәчеткә йөрми?" дигән сорау белән дин әһелләренә, җәмәгать эшлеклеләренә, галимнәргә мөрәҗәгать итте.

Татар зыялылары мәчетләрдә сирәк күренә. Эшмәкәрләр, түрәләр, җәмәгать эшлекләре арасында мәчет төзелгәндә ярдәм итеп, ачылгач анда аяк басмаучылар да бар. Сәбәп нәрсәдә?

Равил Гайнетдин, Русия мөфтиләр шурасы рәисе:

Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин
– Безнең татар бүген фатирлы, дачалы, машиналы, эшле, балалы-оныклы һәм мәшәкатьле. Алар хәзер иркен яши. Ашарга, кияргә дә бар. Чит илләрдә эшләнгән яхшы машиналарга гына утырып йөриләр. Алар хәзер гыйбадәт кыла торган урыннарының да яхшы уңайлыклар белән булуын таләп итә. Асфальтта, трамвай юлында газетка, йә булмаса, обой кисәгенә басып намаз укыйсылары килми.

Татарлар кечкенә иске мәчетебезгә "минем аяк киемемне, яхшы тунымны, курткаларымны салып куярга урын юк" дип йөрми башлады. Мәчетнең эченә кергәннән соң да "монда мунчадагы кебек пар эчендә утырасым килми" дип халык йөрми башлаган иде. Безнең халкыбыз хәзер комфорт таләп итә. Безнең халыкка һавасы да чиста булсын, утырырга да заллары иркен булсын, үзен кыйммәтле кеше итеп хис итәрлек булсын. Шуны таләп итә. Без төзи торган яңа мәчет халкыбызга, милләтебезгә бөтен уңайлыклары белән эшли торган мәчет булачак.

Фәрит Мифтахов, Татарстан дәүләт шурасы депутаты, Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе:

Фәрит Мифтахов
Фәрит Мифтахов
– Беренчедән, олы яшьтәге татар зыялылары совет чорында тәрбияләнгән. Алар әле дингә кереп китә алмый. Әлегә татар зыялыларын дингә тартуда без дә, дин әһелләре дә, җәмгыять тә эшләп бетерми.

Икенчедән, минемчә, дин әһелләренә гыйлемле татар зыялылары кирәк түгел. Үзләренең мохитләренә, эшләренә артыгын тыгылып йөрүләрен теләми сыман тоела. Ә татар зыялыларының күпчелеге дин әһелләрен гыйлемнәре җитенкерәмәүдә дип әйтимме, муллалар дип кенә белдерәләр дип әйтимме, артык югары бәяләмиләр. Гади генә әйткәндә, һәрберсе үз урынында үзен акыллырак итеп саный.

Безгә дин белән милләтне үстерер өчен дин әһелләре дә, зыялылар да бергә булу кирәк. Зыялылар арасында фән эшлекләре, фәлсәфәчеләр, тарихчылар бар. Алар бит бик гыйлемле кешеләр, мәгълүматлы. Шуңа күрә алар безгә бик кирәк. Шул ук вакытта, минемчә, диннән башка да булмый. Һәркемнең йөрәгендә, күңелендә иман булырга тиеш.

Нәфигулла Аширов, Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе рәисе:

Нәфигулла Аширов
Нәфигулла Аширов
– Беренчедән, ничек кенә булмасын, татар зыялылар үзләрен хәзергә кадәр совет заманнары белән бәйли. Ул вакытларда мәчетләргә йөрү, үзеңнең диндар булуыңны күрсәтү, бигрәк тә дәрәҗәле кешеләр өчен куркыныч булып та саналды. Икенче яктан, безнең мәчетләрдә татарларның диннән читкә китүе сизелә. Зыялылар гына түгел, ә гади кешеләр дә мәчетләребездә бик аз. Мәскәүдә миллионга якын татар яшәсә дә, мәчеткә йөрүчеләр биш-алты, иң күбе 10 проценттыр.

Татарның күңелендә тагын бер төрле тәкәбберлек хисләре дә бар. Алар үзбәкләргә, казакъларга булсын, электән-элек икенче дәрәҗәдәге халыкларга караган кебек караган. Әлбәттә, моңа бертөрле сәбәп тә бар, чөнки инкыйлаб вакытында һәм соңрак та татар зыялылары ул халыкларга хезмәт куйган. Мәсәлән, фәнни гыйлемгә, төрле-төрле һөнәрләргә, сәнгатькә өйрәтүдә дә өлеше булган. Ләкин бүген, әгәр без шул республикаларга карасак, аларның үзләренең дәүләтләре, зыялылары, һөнәрчеләре, дөньяга танылган артистлары бар. Ә бездә, татар халкында үзебезнең күңелебездәге олуг булуыбыз турындагы хисләр телебездә генә калды. Ә тәнебездә, хәрәкәтебездә һәм эшебездә калмады. Бездә халыкны мәчеткә йөрүдән бер төрле тәкәбберлек тотып тора. Имеш, ул мәчетләргә, урта хәлле һәм урта динле кешеләр генә бара.

Дагыстан, Чечня булсын, аларның хәтта президентлары да җомгаларга йөри. Бездә президентлар гына түгел, ә район хакимиятләре башлыклары да мәчеткә керүне үзләре өчен түбәнчелек дип саный. Бүген без күбрәк татар халкы белән эшләргә, дингә өндәргә омтылабыз. Ни генә булмасын, Русия мөселманнары арасында татар халкы иң зур өлешне тәшкил итә.

Рафаил Хәкимов, Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты директоры, Татарстан дәүләт шурасы депутаты:

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов
– Беренчедән, Русиядә мөселманнар арасында мәчеткә йөрүчеләр өч-дүрт процент кына, христианнар арасында чиркәүгә йөрүчеләр дә шулайрак. Намазга йөрүче, бөтен тәртибен үтәүчеләр алар бер процентны гына тәшкил итә. Бу өч-дүрт дигәнебез, бәйрәм вакытларында һәм җомгаларга йөрүчеләр алар.

Зыялылар нигә йөрми дигәннән, чөнки имамнарның белемнәре бик түбән. Кайберләре надан да. Аларның вәгазьләрен тыңлап булмый. Зыялыларның күпчелеге университетлар бетергән. Ә тегеләр чит илләрдә нәрсәдер укыган, аларның вәгазьләреннән нәрсә тыңларга була? Мәчетләрдәге имамнарның дәрәҗәсе түбән булганга авылларда да еш кына йөрмиләр. Кайбер мәчетләр ябык та хәтта.
XS
SM
MD
LG