Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нальчикта үтерелгәннәрнең сугышчы булуына шик белдерелә


Төньяк Кавказдагы иминлек көчләренең чираттагы хәрби чарасы
Төньяк Кавказдагы иминлек көчләренең чираттагы хәрби чарасы

Төньяк Кавказда һәм Татарстанда мөселман сугышчыларны юк итү турындагы хәбәрләр бер-берсенә нык охшаган.

Пәнҗешәмбе көнне Кабарда-Балкар эчке эшләр идарәсе республика башкаласы Нальчикта махсус хәрби чара барышында сигез сугышчының, шул исәптән ике хатын-кызның үтерелүен белдерде.

Бу турыдагы рәсми хәбәрдә шәһәрдәге бер хосусый йортта чолганышка алынган сугышчылар хәрбиләрнең бирелү таләбен кире какты һәм җавап уты белән атып үтерелде, диелә. Вакыйга урынында күп кенә корал һәм сугыш кирәк-яраклары табылуы да хәбәр ителә. Тыныч халык һәм иминлек хезмәткәрләре арасында зарар күрүчеләр булмаган.

Нальчиктан мондый хәбәрләр атна саен килеп тора. Күптән түгел «Новая газета» Нальчиктагы мондый хәбәрләрне тикшерү нигезендә әзерләнгән һәм элекке иминлек хезмәткәре Руслан Рахаев очрагын аерым сурәтләгән язмада иминлек көчләренең сугышчы булмаган кешеләрне үтереп сугышчы дип игълан итүе турыда язган иде.

Анда сурәтләнгәнчә, бу елның 29 февраль кичендә Нальчикка БТРлар белән махсус көчләр хезмәткәрләре керә һәм тугыз катлы бер йортны чолганышка алалар. Полиция инде йокларга яткан кешеләрне бу йортта террорга каршы махсус чара баруын әйтеп урамга куып чыгара. Әмма полиция чолганышта гына тора, йортка махсус көчләр хезмәткәрләре кертелә.

Әлеге йортның алтынчы катындагы бер фатирда телевизор карап утыручы Руслан Рахаев бераздан тонык тавышка игътибар итеп һәм фатирга кызган тимер исе керүне сизеп сикереп тора да ишек янына килә. Әмма ишекнең тышка карый торган пыяласы инде капланган була. Тышкы яктан бары кемнәрнеңдер пышылдап сөйләшкән тавышы гына ишетелә. Ишекнең өстәге бер почмагы кызарып торуны күргән Руслан эретеп ябыштыру эше баруын шунда ук аңлап ала.

«Новая газета» язуынча, сугышчылар яшеренгән дип исәпләнүче фатирларның тимер ишекләрен эретеп ябыштыру Кабарда-Балкардагы иминлек көчләренең үзенчәлекле эш ысулы. Дагыстанда, мәсәлән, андый ишекләрне ком тутырылган капчыклар белән генә каплыйлар. Болар фатирдагыларның иминлек көчләренә бирелүенә мөмкинлек калдырмау өчен эшләнә. Газет язуынча, иминлек көчләре моны кискен кире какса да, бу ысул инде күптәннән кулланылып килә.

Мондый ысул белән 2005 елда Нальчикта «Ярмук төркеме»нең юк ителүе киң яңгыраш алган иде. Ул вакытта бер фатирда өч ир-ат һәм дүрт хатын-кыз, шул исәптән авырлы 19 яшьлек Олеся Трунова да үтерелде. Ул чорда Төньяк Кавказдагы террорга каршы чаралар идарәсе башлыгы Аркадий Еделев: «Озак вакыт сөйләшүләр алып барылды, әмма алар бирелүдән баш тартты», дип белдерде.

Рахаев үзе дә күп еллар буе иминлек көчләрендә эшләгән кеше буларак, эретеп ябыштыру эше башланса, хәлнең бик хөрти булуын аңлаганлыгын әйтә. Бу «террорчыларны» юк итү ысулы.

Шулай да ул өметен югалтмый, ишекне эретеп ябыштыруны туктатуны, үзенең сугышчы түгеллеген һәм алар белән бер бәйләнеше дә булмавын әйтеп, «Монда ниндидер ялгышлык бар, әйдәгез сөйләшик, чыгарыгыз мине!» дип кычкыра башлый. Әмма аңа шартлату белән янап ишек яныннан китәргә кушалар.

Рахаев тәрәзәдән урамга карый һәм йортның чолганышка алынганлыгын, хәрби техника, битлекле хәрбиләр торуын күрә.

Рахаев ишеге эретеп ябыштырылган фатирда утырганда хәбәр агентлыклары «Нальчикның Головко урамында канунсыз кораллы төркем әгъзасын юк итү чарасы бара» дигән хәбәр тарата.

Кавказдан атна саен дистәләгән шундый хәбәр килә һәм 99 процент очракта «сөйләшүләрдән баш тартты», «җавап уты белән үтерелде», «юк ителде», дигән аңлатма бирелә. Бары тик исем фамилияләр, туган еллары, адреслар гына үзгәрә. Бу коры һәм бертөрле хәбәрләр дәүләтнең террорчылыкка каршы көрәш алып баруына дәлилләр буларак китерелә.

Рахаев ишекне ачылмаслык итеп ябыштырганнан соң, махсус хәрби чара җитәкчесенең бер вариантны сайлаячагын белә: фатирны тәрәзә аша гранатааткычтан утка тоту, төз атучы мәргәннәр белән юк итү яки өстәге күршеләрнең идәнен тишеп гранаталар ташлау. Мондый махсус чараларны күргән күпфатирлы йортлар Төньяк Кавказда йөзләрчә.

«Новая газета» язуынча, иминлек оешмаларына ишекләрне каплау өчен махсус җиһазлар сатып алынган булса да, махсус көчләр элекке эретеп ябыштыру ысулын күбрәк ошата.

Руслан үзе дә, аның тышта ярдәм итәргә тырышып йөрүче туганнары да төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә шалтырата торгач, ахыр чиктә аның югары дәрәҗәдәге бер танышы үтерүне туктатырга ярдәм итә. Туганнары да, Руслан да ул кешенең кем булуын әйтүдән баш тарта.

Шуннан соң иминлек хезмәткәрләре Русланны бәргәләп «Шатлан, бүген синең икенче туган көнең. Беренче мәртәбә мәетсез китәбез», дип котлыйлар.

Газета хәбәрчесе язуынча, мондый көтелмәгән чишелеш белән тәмамланган хәлнең икенче көнендә тикшерү комитетының рәсми сәхифәсенә «Нальчикта Черкесски эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы, кеше үтерүдә гаепләнеп ярты ел эзләнгән Руслан Рахаев кулга алынды. 34 яшьлек үтерүче Головко урамындагы йортта яшеренгән булган. Рахаевның кайда булуын ачыклаган хезмәткәрләр ул яшәгән йортны чолгап алды, сөйләшүләр барышында җинаятьчене бирелергә күндерделәр», дигән белдерү чыгарылган, әмма соңрак аны юк иткәннәр. Рахаев исән калган, тик аңа хәзер 30 елга кадәр төрмә яный.

Газета хәбәрчесе Руслан Рахаевка белдерелгән гаепләү тарихын да өйрәнгән. Аның белдерүенчә, чыгышы белән балкар булган, әмма былтыр Карачай-Чәркәс республикасында Эчке эшләр министрлыгының эчке иминлек идарәсендә эшли башлаган Рахаевка яңа урында мөнәсәбәт начар була, ә вазифага керешүгә бер ай тулуга аның эш бүлмәсендә бер кеше үлә. Полициянең башка бер бинасында төне буе сорау алуда каты кыйналган 47 яшьлек Дахир Джанкоев Рахаев бүлмәсенә китерелүенә бер сәгать тә тулмастан үлә. Рахаевның хезмәттәшләре Джанкоев төне буе йоклап чыкты, ә Рахаев аны кертүгә үк аңа ташланып каты кыйный башлады дип белдерә. Рахаев шуннан соң Черкесскидан Нальчикка качып китә һәм адвокатлар аша үзенең гаепле булмавын исбатлау өчен дәлилләр туплау эшенә керешә. Әмма ярты ел чамасы вакыт узгач полиция аның эзенә төшә.

Рахаевның бу хәлгә төшүе, акча һәм хакимият ягыннан полициядәге эшнең Кавказда бик яхшы урын саналуын истә тотканда, Рахаеның көндәшләре, аның эш урынын алырга теләүчеләр дә, дошманнар да булуы белән аңлатыла.

"Новая газета" язуынча, Кавказда күп очракта көндәшең яки күршең белән мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен полициягә шылтыратып шундый-шундый йортта сугышчылар яшеренгән дип әйтү дә җитә.

Дагыстанда да иминлек көчләренең бүләк алу өчен гаепсез Муслим Хамзаевны сугышчы дип үтерүе турында элегрәк Грузия телевидениесе сөйләгән иде.



Соңгы арада, бигрәк тә узган җәйдә Казанда дин әһелләренә һөҗүмнәрдән соң, Татарстанда да вакыйгаларның Төньяк Кавказдагы хәлләрне хәтерләтә башлавы турында күп сөйли башладылар.

Хәер, моннан ике ел чамасы элек Татарстанның Норлат районында да кораллы сугышчыларны юк итү чарасы турында хәбәр күпләрне шаккатырган иде. Ул чакта вакыйга урынында эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров каты каршылык күрсәткән өч сугышчының бәрелеш вакытында юк ителүен белдерде. Иминлек көчләре ягыннан зарар күрүче булмады. Соңрак үтерелгән кешеләрнең ислам сугышчысы булуын күрсәтүче флэш карт табылуы хәбәр ителде.

Узган җәйдә исә Казан-Яшел Үзән юлы янында бер машинада ялгыш шартлау нәтиҗәсендә террор һөҗүме әзерләгән өч кешенең үлеме турындагы хәбәрне дә Азатлык радиосының Төньяк Кавказ бүлеге хезмәткәре Дагыстандагы иминлек көчләренең яраткан ысулына охшатуын белдерде.
XS
SM
MD
LG