Accessibility links

Мөселман кинофестивалендә “Югалту” фильмы тәкъдим ителде


"Югалту" фильмы (трейлер)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:16 0:00

"Югалту" фильмы (трейлер)

Бу көннәрдә Казанда узучы мөселман киносы фестивалендә беренче татар фильмы күрсәтелде. Режиссер Илдар Ягъфәровның “Югалту” дип аталган яңа кыска метрлы фильмы зур кызыксыну уятты булса кирәк, чөнки “Родина” кинотеатры залында алма төшәрлек урын да юк иде. Урын җитмәгәнлектән басып, йә идәндә утырып караучылар да шактый иде.

“Югалту” фильмының эчтәлеге Әти (Равил Шәрәфиев) һәм аның улларының мөнәсәбәтләре тирәсендә бара. Фильм башында авылда яшәүче Әнвәр (Ирек Хафизов) шәһәрдәге бертуганнарын авылга чакыртып ала, чөнки авылда кинәттән Әти югала. Ташландык авылда аның кайда икәнлеген беркем белми. Шәһәрдән кайтып төшкән композитор Шамил (Бу рольне Радик Сәлимов башкара) һәм төзүче Марс (Марсель Тимофеев) әтиләрен эзләргә керешә. Әтине эзләү дәверендә бертуганнар бер-берсенә якыная, тамырларын искә төшерә, бер максат өчен берләшә. Ызгышлар да, талашлар да булып ала, әмма ахыр чиктә Әтиләре йортка үзе кайта.

Фильмны Пермь өлкәсе Барда районындагы бер татар авылында төшергәннәр. Барда районы – Илдар Ягъфәровның туган ягы. Барда ягы аның әтисе – сәясәтче, галим-фольклорчы Рәшит Ягъфәровның да туган төбәге. Фильмда барган сюжет татар авылы мохите һәм урыс шәһәре мохите белән бәйләнгән.

Фильм милли җанлы кешеләрдә зур кызыксыну уяткан. Зал шыгрым тулы булганга, баш рольләрне башкаручылар хәтта үзләре дә идәндә утырып карарга мәҗбүр иделәр. Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов Илдар Ягъфәров белән күптән эшләп карарга хыялланган. Аның фильмдагы образы иң истә калганы булгандыр, мөгаен, чөнки авылда яшәүче Әнвәр өчен милләт, туганлык җепләре бик мөһим икәне күренә, ялкынлы фикерләре белән шәһәрдән кайтучыларда милли хисләр уята.

Ирек Хафизов
Ирек Хафизов
“Илдар Ягъфәровның чакыруына бик теләп ризалык бирдем. Аның белән күптәннән эшләп карыйсы килә иде, аны зур профессионал дип саныйм. Әле бу фильм әтисенең туган якларында төшерелде, шуңа күрә төшүләр икеләтә кызык булды. Кышкы салкыннарда төшердек, ул вакытта салкыннар 42 градуска җиткән вакытлар иде.

Кинодагы образ күпмедер дәрәҗәдә тормышчан дип әйтер идем. Татар телен онытмаска кирәк, ул бит безнең туган телебез. Бу кагыйдәгә тугъры калып, гаиләдәге 3 улым белән фәкать татарча гына сөйләшәм.

“Югалтуда” Радик Сәлимов башкарган Шамил образы үзенчәлекле тоелса да, аны да аңлап була. Берьяктан, без туган телебезне, туган җиребезне онытмаска тиеш. Икенче яктан, әгәр Әти улларын җыймаган булса, нәсел җепләре өзелгән булыр иде”, диде Ирек Хафизов.

Милләтчеләр бигрәк тә Әнвәр образын яратты булса кирәк, чөнки ул милли рухлы сүзләр генә түгел, ә чын, тормышчан вакыйгаларны фильмнан яңгырата. Мәсәлән, туган җирен ташлап, Австралиягә качкан, түбәтәй киеп йөргән татар яшьләре лидеры турындагы фикерләр залда утыручыларны җанландырып җибәрде. Милли хәрәкәт вәкилләре кем турында сүз барганына тиз арада төшенде.

"Югалту" премьерасында тамашачылар
"Югалту" премьерасында тамашачылар
Радик Сәлимов фильмда үз-үзен уйный дип әйтсәк дип ялгыш булмас, чөнки анда Сәлимовның язган көйләре яңгырый, төп герой Шамил дә - композитор. Гомумән, Шамил образы ике төрле фикер тудыра. Татарча сөйләшергә атлыгып тормаган композитор музыка аша үзенең милли җанын сиздерә, гәрчә шәһәргә киткәч бөтенләй башка кавем кагыйдәләре буенча яшәсә дә. Авылдан консерваториягә укырга дип чыгып киткән Шамил Җиһаншин ата-бабаларының фамилиясен Зигманга үзгәртә. Шуңа күрә Әнвәр аны сүгеп тә ала.

Марсель Тимофеев башкарган образ күпләргә якын, һәр шәһәрдә аңа охшаш кешеләр табылыр. Ул авылда акча юк дип шәһәргә киткән һәм шунда балаларын үстерә. Марс балаларының татарча белмәвенә зарлана, чөнки “мәктәптә урысча, урамда урысча сөйләшәләр”. Марс бу очракта нишләргә белми, әмма авылга да кайтып төпләнә алмый: “балаларны күтәрәсе бар, акча эшлисе бар”.

Режиссер Илдар Ягъфәров фильмны үзе һәм яшьтәшләре турында дип тасвирлады.

Илдар Ягъфәров
Илдар Ягъфәров
“Фильм татарлар турында. Без югалмыйбыз, безгә нибары берләшергә генә кирәк дип әйтергә теләдем. Бу фильмны әти белән үк уйлый башлаган идек. Хәзер мин дә олыгая барам, кызым үсеп килә. Бу проблем минем өчен дә бик актуаль икәнлеген аңладым. Фильмдагы Әти - ул безнең туган телебез. Фильмда Әти югалмый, ә туган тел югала. Мин шуны әйтергә теләдем. Шамил персонажын тормышчан дип әйтер идем, андый язмышлы кешеләр байтак. Фильмны тормышчан дип әйтер идем. Хәтта сценарийны да бергә яздык. Һәр артист сөйли торган текстын үзе язды”, дип сөйләде Илдар Ягъфәров.

"Югалту" фильмы киң тамашачыга беренче тапкыр күрсәтелде, чөнки эшкәртү әле кичә генә тәмамланган. Чыгымнарны Татарстан мәдәният министрлыгы каплаган. Фильм Барда районында, Казанда һәм Петербурда төшерелгән.
XS
SM
MD
LG