Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Капитализмга каршы марш” үтте


Бүген Мәскәүдә сул көчләр оештырган “Капитализмга каршы марш” үтте. Хакимиятләр бу чараны үткәрергә рөхсәт бирде.

Меңнән артык кеше метроның “Полянка” станциясеннән Якиманская һәм Крымская набережная урамнарыннан Рәссамнар йортына кадәр килде. Анда митинг булды. Митингка 300ләп кешенең калуы әйтелә.

Демонстрантлар Русия президенты Владимир Путин алып барган сәясәткә каршы чыгыш ясады, “буржуазия”не тәнкыйтьләде һәм шулай ук хосусыйлаштыруны кире кагып, мөлкәтне эшчеләргә бүләргә чакырды.

Бу чарада, аерым алганда, теркәлмәгән “Башка Русия” фиркасе, КПРФ һәм “Сул фронт” хәрәкәте вәкилләре катнашты.
XS
SM
MD
LG