Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ әфганнарга Баграм төрмәсен кайтарды


АКШ әфган хакимиятенә Кабулның төньягында урнашкан Баграм төрмәсен кайтарды. Бу төрмәдә өч меңгә якын талип һәм хакимият тарафыннан террорчылыкта шикләнелгән шәхес тотыла.

Төрмәнең кайтарылуы Әфганстаннан халыкара хәрби көчләрне чыгару алдыннан ил суверенлыгының ныгу билгесе буларак карала.

НАТО базасында урнашкан Баграм төрмәсен әфганнарга кайтару турында мартта килешенгән иде.

Киләсе елның мартына кадәр төрмәне АКШ хәрбиләре саклаячак. Шулай ук анда американ киңәшчеләре дә хезмәт куячак.

Гыйнвар аенда әфган тикшерү комиссиясе американ хәрбиләрен Баграм төрмәсендә тоткыннарны мәсхәрәләүдә гаепләгән иде. Ә февральдә хәрбиләр Коръәннең берничә басмасын яндырды. Нәтиҗәдә бөтен ил буенча каршылык чаралары үтте.
XS
SM
MD
LG