Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баламны ана теленә өйрәтүне бурычым дип саныйм"


Венера Гәрәева олы кызы Илзирә, кече кызы Шамилә һәм улы Солтан белән
Венера Гәрәева олы кызы Илзирә, кече кызы Шамилә һәм улы Солтан белән
Милли сәясәт һәм татарның киләчәге турындагы язмалардан соң Азатлык сәхифәсенә фикерләр килү дәвам итә. Бүген сезгә Татарстанның Балтач авылыннан Венера Гәрәева фикерен тәкъдим итәбез.

Татарның киләчәк язмышы нинди булуда мәктәпләр зур роль уйнавы бәхәссез. Бала мәктәптә үз ана телендә белем алса, аның теле дә сакланып калачак, ул туган телендә уйлый һәм фикерли алачак. Мин саф татар авылында туып үстем, татар мәктәбен тәмамладым, фикер йөртүем дә татарча. Ләкин бу миңа рус телен камил дәрәҗәдә өйрәнергә комачау итмәде, русча яхшы беләм һәм иркен аралаша алам. Киресенчә, ана телен яхшы белгән, хөрмәт иткән кеше башка телләрне дә хөрмәт итә, аларны теләп өйрәнә диясем килә.

Хәзерге вакытта балаларым белем ала торган Балтач урта мәктәбендә элек татар сыйныфлары шактый иде. Бер ел элек соңгы ике татар сыйныфын бетерделәр. Ике кызым да шушы сыйныфларда белем ала иде. Олысы 9нчы сыйныфны, кечесе 4нче сыйныфны "бик яхшы" билгесенә тәмамладылар. Шуннан соң мәгариф системында кергән оптимальләштерү кысаларында татар сыйныфлары юкка чыкты. Моңа тагын бер нәрсә бик зур йогынты ясады – татар телендә БДИның бетерелүе. Рус шовинистлары уйлап чыгарган менә бу адым татар теленең тамырына тулысынча балта чапты дияргә була. Әти-әниләр балаларының рус телендә БДИ бирәчәген уйлап, рус сыйныфларына гына өстенлек бирә башлады. Хәтта күрше-тирә авыллардагы татар мәктәпләрендә югары сыйныфларда белем алучы балаларын район үзәгендәге мәктәпкә күчерүче әти-әниләр булды.

Хәзер мәктәптә укучы татар балалары үзара күбесенчә русча аралаша, чөнки бу "престижно". Гаиләдә дә әти-әнисе белән русча аралашучы балалар саны арта бара, әти-әнисе чеп-чи татар булса да. Узган уку елында бишенче сыйныфта укучы кызымның сыйныф җыелышына баргач, сыйныф җитәкчесе татар сыйныфыннан күчкән балаларның рус теленнән өлгерешләре түбән булуга басым ясады. Алар русчаны яхшырак өйрәнсен өчен әти-әниләренә өйдә балалары белән русча сөйләшергә, шушы юл белән русчага күнектерергә тәкъдим итте. Минем өчен бик сәер булды бу тәкъдим. Педагогик күзлектән чыгып караганда, бу проблемны хәл итүнең башка юллары да бар бит. Мәсәлән, бала күбрәк русча китаплар укыса, ул телне камилрәк дәрәҗәдә үзләштерәчәк. Дөрес, җыелышның ахырында сыйныф җитәкчесе тарафыннан "балаларыгыз мәктәптән кайткач компьютер уеннары уйнап утырганчы, күбрәк китап укысыннар" дигән тәкъдим яңгырады. Шуның белән мин җыелыштан тынычланып кайтып киттем.

Бүгенге көндә өченче балам – улым үсеп килә. Аны татар теленә камил дәрәҗәдә өйрәтүне үземнең зур бурычым дип саныйм. Шулай ук баламның рус теленә өйрәнүенә дә булышлык итәчәкмен. Тик бу татар телен оныту, аннан йөз чөерү исәбенә булмаячак.

Венера Гәрәева
Татарстан, Балтач
XS
SM
MD
LG