Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль премьеры АКШны тәнкыйтькә тотты


Израиль премьер министры Беньямин Нетаньяһу АКШның Иран мәсьәләсендәге тәкъдимен тәнкыйтьләде. Нетаньяһу Иранга атом-төш матдәләре җитештерүне туктату өчен төгәл вакыт һәм шартлар билгеләргә кирәк, ди. Башка очракта, премьерның сүзләренчә, мәсьәлә хәрби гамәлләр аша чишелергә мөмкин.

Иерусалимда чыгыш ясаган Нетаньяһу, Иранга тәэсир итүнең тыныч ысуллары файда китерми, шуңа күрә дәүләт атом-тош коралы җитештерүгә якыная, дип белдерде.

Премьер белдергәнчә, Иранга шарт куюдан баш тартучы дәүләтләрнең моны Израильгә карата эшләргә хакы юк.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Нетаньяһу АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән бәхәскә кергән. Вашингтон элегрәк Иран атом-төш мәсьәләсен дипломатик рәвештә чишүен вакыт белән чикләргә җыенмавын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG