Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар батырлары Волгоградта көрәшеп кайтты


Марат Әхмәтшин (с), Руслан Йосыпов, Җәмил Шәмшетдинов, Михаил Мымрин
Марат Әхмәтшин (с), Руслан Йосыпов, Җәмил Шәмшетдинов, Михаил Мымрин

Август ае ахырында Волгоград шәһәрендә билбау белән көрәшү буенча Русия чемпионаты узды. Бу ярышка Самардан яшьләр төркемен үз акчасына Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Минәхмәт Хәлиуллов җибәрде.

Марат Әхмәтшин, Җәмил Шәмшетдинов, Михаил Мымрин Самарда уздырылган һәр Нәүрүздә, һәр Сабантуенда катнашып киләләр. Төркемне тренер Руслан Йосыпов җитәкләде. Ирекле көрәштә беренче урынны алган спортчыга дөнья чемпионатына барырга мөмкинлек бирелгән иде. Егетләребез дәрәҗәле урыннар алдылар. Марат Әхмәтшин өченче урынны алып спорт мастеры исеменә лаек булды. Җәмил Шәмшетдинов бишенче урынны алып спорт мастерына кандидат булып кайтты. Михаил Мымрин унынчы урынны алды.

Моңа кадәр Самар татар милли хәрәкәте җыр-бию белән генә мавыкса, соңгы елларда Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Минәхмәт Хәлиуллов егетләр арасында төрле спорт чаралары уздыруны алга сөрә башлады. Егетләр белән даими волейбол, баскетбол, футбол ярышлары уздырып килә. “Яктылык” мәктәбендә малайларны татар көрәшенә өйрәтү ниятеннән мәктәптә үз акчасына тренерлар тота.

“Әлбәттә, җыр, бию һәм сәнгатьнең башка төрләрен без инкарь итмибез. Бу юнәлеш сакланачак һәм аны без үстерәчәкбез дә, чөнки бу тармак телебезне саклауның бер ысулы. Егетләр өчен спорт мөһимрәк. Җәмгыятьтә ирләр җилкәсенә бик зур вазифалар йөкләнә. Ә аны тик таза, көчле, сәламәт ир-егетләр генә күтәрә ала. Акчалы егетне кызлар да ярата, акчалы атаны балалар да хөрмәтли. Шуңа да татар егетләреннән әхлаклы ирләрне тәрбияләүне максат итеп куйдык,” ди Минәхмәт Хәлиуллов.
XS
SM
MD
LG