Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтусова: "Касыймия" мәдрәсәсен җимертмибез"


"Касыймия" мәдрәсәсе янында трактор эшли
"Касыймия" мәдрәсәсе янында трактор эшли

Татарстан президентының тарихи биналарны саклау һәм аларны торгызуда киңәшчесе Олеся Балтусова: "Элек "Касыймия" мәдрәсәсе булган бинаны беркем дә җимерергә җыенмый", дип белдерде.

Җомга көнне төштән соң Олеся Балтусова үзенең "Касыймия" мәдрәсәсе бинасын карарга баруын һәм аның хуҗасы белән дә очрашачагын әйтте. Интернетта әлеге бинага куркыныч яный дигән хәбәрләрне ул бернинди сәбәпсез шау-шу тудыру буларак бәяләде.

Muslem.ru сәхифәсендә "Апанаевларның "Касыймия" мәдрәсәсенә җимерү куркынычы яный" дигән язма урнаштырылды. Анда: "Русиянең Татарстандагы дәүләт милке идарәсе (Росимущество) Мәрҗәни урамындагы 28 йортта урнашкан бинаны төзекләндерүдән соң ачарга җыена. Бу ачу чарасына әзерләнгәндә, тарихи мәдрәсә бинасы федераль агентлык бинасы янында ямьсез тап булып күренеп тора. Русиянең милек идарәсе белгечләре белдерүенчә, мәдрәсә бинасы Универсиада алдыннан Кабан күле буендагы гомум манзараны бозып торганга, аны бернинди килешүләрсез дә җимерергә мөмкин. Монда килешүләрсез һәм документларны әйләнеп үтеп машина кую урыннары сүтелде инде", диелә әлеге язмада.

Шулай ук бу мәкаләдә Апанай мәчете җитәкчелегенең милек идарәсеннән федераль дәрәҗәдәге мәдәни архитектура бинасы булган "Касыймия" мәдрәсәсен җимерәчәкләре турында рәсми җавап та сораган булган. Әмма идарә әлегә кадәр дәшмәгән.

Олеся Балтусова
Олеся Балтусова
Балтусова сүзләренчә, милек идарәсе бинаны ачу уңаеннан ул тирәләр тәртипкә китерелгән. Мәдрәсә бинасы янындагы бернинди әһәмияте дә булмаган, ярым җимерек хәлдәге соңрак төзелгән келәтләр (сарайлар) сүтелгән.

"Куркыныч янамаган бина тирәсендә шау-шу тудырганчы, мәгълүмат чараларына һәм җәмәгатьчелеккә, чыннан да куркыныч янаган һәм төзекләндерелергә тиеш булып та, эш башланмаган биналар тирәсендә шау-шу тудырырга кирәк. Театр урамы 1нче йортта урнашкан Юшков йортын хуҗасы җимереп бетереп килә, нигә бу хакта беркем дә кычкырмый. Аны ел ярым инде максатчан рәвештә җимерәләр. "Банарцев номерлары" төзекләндерелми", диде Балтусова.

14 сентябрь көнне Балтусова бер төркем журналистларга төзекләндерү эшләре тәмамланып килгән биналарны күрсәтте. Азатлык радиосына ул бу сәяхәттән соң: "Нәтиҗәләрне бүген күрергә була. Без башта агачтан эшләнгән ядкарьләр үрнәге булган Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Галиәсгар Камал, Исәнбаевларның йортларын карадык. Президент күрсәтмәсе белән инвестор буларак аларны урман хуҗалыгы министрлыгы төзекләндерә. Аннары Татарстан хөкүмәте биргән акчага төзекләндерелүче Баратынский музеена бардык", диде.

Исәнбаевлар йортында көнкүреш музее ачарга ниятлиләр. Урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин сүзләренчә, төзекләндерелгән йортның берничәсе үзләренең хезмәткәрләренә яшәү өчен биреләчәк, әмма хосусыйлаштыру тыелачак.

Мусин төзекләндерү эшләре барганда Апанай мәчете янында бернинди әһәмияткә дә ия булмаган бинаны сүтеп, аның урынына бүрәнәдән бер йорт салынганлыгын да әйтеп китте. "Мөгаен, бу бинаны мәчет сатып алып, аны үзенә кунак өе итәр", диде Мусин.
XS
SM
MD
LG