Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгодонскида 1999 елгы террор гамәлен искә алдылар


Ростов өлкәсе Волгодонски шәһәрендә 1999 елның 16 сентябрендә террор гамәле нәтиҗәсендә күп катлы йортның җимерелүендә һәлак булганнарны искә алалар. Мең килограмм тротилл көчендәге шартлаткыч йорт янындагы машинага урнаштырылган булган. Шартлау нәтиҗәсендә 17 кеше һәлак булды, 74 кеше яраланды. Тирә-яктагы 40лап йортка, ике мәктәп, балалар бакчасы һәм милиция бүлегенә зыян килде.

Шартлауда җимерелгән "Октябрьcкое шоссе - 35" йорты төзекләндерелсә дә, аңа башка адрес бирелгән. Бүгенге көндә йортның ике каты һәм ике кереше юк. Алар урынына парк һәм һәйкәл ясалган. Бүген һәйкәл янында меңләгән кеше катнашында матәм чарасы узды.

Искә алу чарасы шартлау булган вакытта иртәнге 5:55тә башланды. Һәйкәлгә таба йөрешнең башында коткаручылар, табиблар, полиция һәм хәрбиләр иде. Шулай ук чарага шәһәрнең мәгариф хезмәткәрләре дә килде.

Террор гамәлендә Волгодонскиның 16 меңнән артык кешесе төрле дәрәҗәдә зыян күргән, дип санала. Бу - шәһәр халкының 8% дигән сүз, дип хәбәр итә Азатлыкның Ростов өлкәсендәге хәбәрчесе. Волгодонскидагы шартлау Русиядә соңгы елларда булган террор гамәлләренең иң зурысы иде.
XS
SM
MD
LG