Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта Pussy Riot-ка дәрәҗәле бүләк бирелә


Нью-Йоркта Pussy Riot төркеменә дәрәҗәле бүләк бирелә. The Beatles музыканты Джон Леннонның тол хатыны Йоко Оно панк-төркеменә “Lennon-Ono” дип аталган тынычлык бүләген тапшыра.

Бүләк иртәгә Pussy Riot кызларының берсе – Надежда Толоконникованың ире Петр Верзиловка биреләчәк. Бу хакта халыкара хокук яклаучы оешма Amnesty International хәбәр итә.

Pussy Riot-тан кала әлеге бүләккә тагын дүрт кеше лаек булды. Алар арасында 2003 елда Газзә секторында Израиль бульдозерына тапталып үлгән американ активисты Рейчел Кори һәм мәрхүм американ журналисты Кристофер Хитченс.

17 августта Мәскәүнең Хамов мәхкәмәсе Pussy Riot төркеменең өч әгъзасын Коткаручы Гайсә чиркәвендә панк-гыйбадәт оештырган өчен ике елга иректән мәхрүм иткән иде.
XS
SM
MD
LG