Казанда Тинчурин фестивале тәмамланды
21 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VI республика театр фестиваленең ябылу тантанасы үтте. 14 ел тәнәфестән соң кабат уздырыла башлаган фестиваль Тинчурин исемендәге театр бинасында атна буе барды. Ябылу тантанасында фестивальдә катнашкан һәр театрның спектакльләреннән кыска видеоязмалар тәкъдим ителде. Тамаша төрле театр артистлары башкаруында җыр-биюләр белән үрелеп барды.
мультимедиа
-
июль 30, 2026Монреальдә "Татар аланы" узды
-
июль 28, 2026Кимендә 20 мең үлүче – Башкортстан белән Татарстан