Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" сезоны ачыла


Татарча "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" уеннары
Татарча "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" уеннары
Татарча КВН лигасы тарихы 1995 елдан ук башлана. Фәридә Таштабанова инициативасы белән 17 ел элек Чаллы шәһәренең “Нур” яшьләр үзәге каршында беренче ШТК ("Шаяннар һәм тапкырлар клубы") такымнары барлыкка килә. Нәкъ шул вакытта милли җанлы яшьләр популяр уенны татар телендә уйный башлый. 90нчы елларда уеннарда мәктәп такымнары гына катнаша, ләкин бераз тәҗрибә туплый торгач, югары уку йортлары да кушыла.

Гадәттәгечә, татар яшьләре тормышының генераторы булып Чаллы тора. ШТК уйнаучылар арасында күбесенчә Чаллы яшьләре хакимлек итә. Сарман, Тукай, Минзәлә, Зәй районнарыннан килгән такымнар да читтә калмый. Чаллының “КамПИ” такымы биш тапкыр чемпион булып танылган, шулай ук Казаннан “Кызган Казан” һәм "Алабуга" җыелма такымы берничә тапкыр җиңеп чыккан.

Бу хәрәкәт Казанга да килеп җитте. “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” исеме астында эшләүче уеннар башкалада икенче ел рәттән уздырыла. Бу уенда күбрәк мәктәп яшьләре катнаша. Кызганычка каршы, башкала уку йортлары бу уеннарга кызыксыну күрсәтми диярлек. Чаллыда, киресенчә, ШТК киң колач җәйгән: аны укучылар да, студентлар да, олылар да теләп уйныйлар.

"Шаяннар һәм тапкырлар клубының" татар лигасы эшләү дәверендә шактый гына бай тәҗрибә туплап, югары нәтиҗәләргә ирешкән. Мәсәлән, татар телендә ШТК уеннарында катнаша торган такымнар саны бермә-бер арткан. Алар составына керә торган уенчыларның географиясе киң. ШТК такымнары Татарстанда гына түгел, ә Башкортстанда һәм, хәтта Русиянең кайбер регионнарында барлыкка килде. ШТК – татарларны берләштерүче һәм географик араларны якынайтучы уен. Иң мөһиме – татар яшьләренең күкрәкләрендә янып торучы уен ялкынын сүндермәү һәм татар теленең камил үсешен тәэмин итү дип ышандыра оештыручылар.

Рамил Әгъдиев
Рамил Әгъдиев
Берничә ел рәттән Чаллы сәхнәсен кыздырганнан соң татарча ШТК уеннары берникадәр вакытка югалып тора. Әмма элек бу даирәдә билгеле булган шәхесләр ярышларны яңадан башлап җибәрмәкче. Шуларның берсе – Рамил Әгъдиев. Рамил “Tatar Production” иҗат берләшмәсе башлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре җыены шурасы әгъзасы. Ул татар лигасы мөдире вазифасын башкара.

Рамил, ШТКның бу сезонга планнары турында сөйләп кит әле?

– Быелгы сезонны без ШТК мәктәбеннән башлап җибәрергә булдык. Чаллы янында урнашкан “Растинка” лагерына яшь ШТК уенчыларын чакырып остаханәләр уздырачакбыз. Анда тәҗрибәле осталар мәзәкләрне сәхнәләштерү кебек мөһим элементларга өйрәтәчәкләр.

– Урысча КВН һәм татарча ШТК арасында нинди аерма бар?

– Беренчедән, тел белән аерыла. Икенчедән, атмосфера бераз үзгә. ШТК уеннары барганда залга, гадәттә, татарча белүчеләр генә җыела. Мин аны бәләкәй Сабантуй белән чагыштырыр идем. Милләтебезнең күңелле Сабантуйлары турында, анда хөкем сөргән кәеф турында барыбыз да белә. Шуңа күрә менә шулай бер бинада җыелып, үзебезнең милләткә генә хас булган мәзәкләрдән көлеп, рәхәтләнеп кайнашабыз.

– Чаллыда күп такымнар ШТК уйный дип әйтеп киттең. Ни өчен Казан бу уеннарда үзен пассив күрсәтә?

– Пассив дип әйтмәс идем мин. Казанда да ШТК уеннары популярлаша бара. Мәсәлән, шул ук Чаллы егете Рөстәм Гатауллин Казан мәктәпләре арасында ШТК уеннары оештыра башлады. Димәк, хәзер Казанда да татар лигасы бар.

Бүгенге көндә юл бәласе юк. Хәзер кешеләр бер-берсенә якынайды, интернет заманы бит. Казан һәм Чаллы арасында йөрү күп вакытны алмый. Безнең татар лигасы Татарстан лигасына әверелде, чөнки безгә бөтен шәһәрләрдән киләләр. Хәтта Уфа, Екатеринбур, Самар, Тольятти кебек шәһәрләрдән килеп уйныйлар. Казакъстан да катнашып алды. Безнең хакта Александр Масляков та белә, үзенең хәер-фатыйхасын бирде, мактап алды.

– Элек татарларны таныта торган “Четыре татарина” такымы бар иде. Ни өчен хәзер шундый такымнар юк? Киләчәккә планнар турында сөйләп кит әле.

– Киләчәктә татар лигасын югарырак дәрәҗәгә күтәрү теләге бар. Әгәр безнең хәрәкәт үссә, аның сыйфаты да үсәчәк. Сезон тәмамлангач, нәтиҗәләр ясалгач, берәр җыелма такым төзеп, урыс КВН уеннарында катнашып карарга да исәп бар. Үзебездә татар телендә уйныйбыз, әгәр зур КВНга чыга калсак, урыс телендә уйнап карыйсыбыз килә. Милләтебезгә хас булган акцентлар белән, милли колорит белән татарларны таныту теләге бар, Алла боерса.

Мисал өчен, “Ак Барс”, “Рубин” кебек спорт такымнары җиңсә, ул барыбер татарларга пиар булып тора. Аларның җиңүләренә шатланып, илһамланганнан соң, татар телен өйрәнүчеләр арта. Мәсәлән, мин үзем дә элек татар телен бөтенләй белми идем диярлек, ләкин менә шул ШТК хәрәкәтенә кереп китеп, туган телем чарланды һәм хәзер саллы гына сөйләшәм. Шуңа күрә ШТК яшьләрне татар теленә җәлеп итәргә сәләтле дип саныйм.

* * * *

Рамил Әгъдиев сүзләренчә, ШТК уеннарына гаризалар әле дә кабул ителә һәм анда теләсә нинди такым катнаша ала. Бигрәк тә татар районнарыннан инициатива көтәләр икән. Рәсми сезон ачылышы октябрьгә билгеләнгән, ә чемпион исемен йөртүче такым яз көне ачыкланачак.
XS
SM
MD
LG