Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәчеткә илткән юл" фильмы Һелсинки университетында күрсәтелде


“Мәчеткә илткән юл” фильмын тәкъдим итү
“Мәчеткә илткән юл” фильмын тәкъдим итү

Финляндия татарлары тарафыннан әзерләнгән “Мәчеткә илткән юл” документаль фильмы 27 сентябрьдә Һелсинки университетының дөнья мәдәниятләре бүлегендә күрсәтелде.

Финляндия татарлары тарафыннан әзерләнгән “Мәчеткә илткән юл” документаль фильмы 27 сентябрьдә Һелсинки университетының дөнья мәдәниятләре бүлегендә күрсәтелде.

Чараны алтаистика профессоры Юһа Янһунен ачып җибәрде. Ул Һелсинки университетының Финляндиядә яшәгән татарлар белән күптән элемтәдә булуы турында сөйләде.

Фильмны карау алдыннан аның ничек барлыкка килүе турында кыскача мәгълүмат бирелде. Бу фильмны эшләү фикере Һелсинки университетында докторлык диссертациясен язган вакытта туды. Ул эш Финляндия татарларының Европа җәмгыятенә уңай интеграциясенә һәм тел вә ислам динен саклап калу тәҗрибәсенә багышланган иде. Шул эш кысаларында иске рәсемнәр һәм видеолар тупланды. Бу тарихи материалны куллану нияте белән документаль фильм эшләү фикере туды.

Фильм мәхәлләнең Һелсинки шәһәрендәге мәчетенең 50 еллык бәйрәменә багышлана. Финляндия татарларының фин җирендә үз мәчетләренә омтылу һәм һәм ирешү юлы күрсәтелә. Фильм төрле тарихи рәсемнәр, видеолар һәм әңгәмәләр белән баетылган.

Фильмны караганнан соң фикер алышу үтте.

“Мәчеткә илткән юл” фильмы быел Казанда халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашты. 300дән артык фильм арасыннан төп бәйгегә сайлап алынган 50 фильм арасына керде.

Сентябрь аенда мәхәлләнең яңа рәисе Атик Али Финляндия президенты Саули Нинистө белән очрашу вакытында бу фильм мәхәллә бүләге буларак Финляндия президентына бүләк ителде.

Рамил Беляев
Финляндия ислам җәмгыяте имамы
XS
SM
MD
LG