Accessibility links

Кайнар хәбәр

Леди Гага Казанда концерт бирүдән баш тартты


Поп-җырчы Леди Гага Казанда концерт җирүдән баш тартты. Аны бер миллион долларлык гонорар канәгатьләндермәгән. Бу хакта Lifenews хәбәр итә.
Леди Гага Русиягә дөнья туры кысаларында килә. Җырчы Мәскәү һәм Санкт-Петербурда чыгыш ясаячак.

Поп-йолдызның Казандагы концерты турындагы сөйләшүләрне «ТатКонцерт» оешмасы ике ел дәвамында алып барган.

“Бер миллион долларлык гонорар өчен Казанда Леди Гаганың концертын уздыру тәкъдимен аның менеджерлары кабул итмәде. Гонорар күләмен җитәрлек дип тапмаганнардыр», - ди «ТатКонцерт» оешмасы директоры Андрей Шумарин.
XS
SM
MD
LG