Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия гыйсъянчылары Иран тотыкларын үтерә башлау белән яный


Сүриядә Бәшәр Асад хакимиятенә каршы көрәшүче гыйсъянчылар август аенда тотык итеп алынган иранлыларны үтерә башлау белән яный.

Бу турыда YouTubeка чыгарылган видеода белдерелә. Сүриядә оппозициясе җитәкчеләренең берсе 48 Иран тотыгын азат итү өчен куелган таләпләргә Тәһран да, Димәшк тә җавап бирмәде, ди. Сүрия гыйсъянчылары үз тарафдарлары төрмәләрдән азат ителгән очракта иран тотыкларын җибәрәчәкләрен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG