Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан хәрбиләре АКШка каршы кәрванны Көньяк Вәзирстанга кертмәде


Имран Хан, уртада
Имран Хан, уртада
Пакстан иминлек көчләре Америкага каршы шигарьләр белән Әфганстан чигендәге Көньяк Вәзирстан виләятенә баручы машина кәрванын туктатты.

Пакстандагы оппозицион сәясәтче Имран Хан җитәкчелегендәге кәрванда кимендә ун мең кеше булуы хәбәр ителә. Алар АКШ пилотсыз очкычларының Пакстандагы һәдәфләрне утка тотуына ризасызлык белдерә. Протест чарасында Американың сугышка каршы төркеме Code Pink әгъзалары да бар.

Хан тарафдарлары пилотсыз очкычлар һөҗүмнәрендә күбрәк тыныч кешеләр үлә дип белдерә. АКШ исә пилотсыз очкычларның сугышчылар базаларына һөҗүмнәре аларның Әфганстанга үтеп керүенә юл куймау өчен кирәк, ди.

Көньяк Вәзирстан чигенә берничә чакрым кала әлеге кәрванга йөзләрчә хәрби каршы чыккан. Чарада катнашучылар белән хәрбиләр арасында берничә сәгать барган сөйләшүләрдән соң Имран Хан кәрванны кире Танк шәһәренә боруын һәм анда митингта чыгыш ясаячагын белдергән.
XS
SM
MD
LG