Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунистлар митинглар турындагы канунга ризасызлык белдерә


Коммунистлар митинглар турындагы канунга ризасызлык белдерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

Коммунистлар митинглар турындагы канунга ризасызлык белдерә

11 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы митинглар турындагы канунны беренче укылышта кабул итте. Коммунистлар парламент бинасы алдында пикет оештырып, әлеге канунга ризасызлык белдерде.

11 октябрьдә коммунистлар Татарстан Дәүләт шурасы бинасы алдында пикет оештырды. Анда “Без митинглар турындагы аждаһа канунына каршы” дигән шигарләр күтәрелде.

Пикет бүген парламент утырышында тикшерелгән “Ватандашларның урам җыены, митинг, демонстрация, йөреш һәм пикетлар уздыруын тәэмин итү турындагы” канун өлгесенә багышланды.

Татарстан хөкүмәте әзерләгән яңа канун өлгесе Казан үзәгендәге мәйданнарда урам җыеннары уздыруга чикләүләр кертә.

Татарстан коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимов “Азатлык” хәбәрчесе сорауларына җавап биреп, хакимияттә урнашкан системаны үзгәртү өчен түрәләрне Грузиядәге кебек отставкага җибәрергә кирәк, дип белдерде.

Миргалимов бу яңа канун өлгесе белән Ирек мәйданында урам җыеннары уздыруны тыярга теләүне хакимиятнең халыктан куркуы дип бәяләде.

“Митингларга бәйле яңа канун күпчелек депутатның тавышы белән кабул ителергә мөмкин, әмма моңа әле нокта куярга иртә. Халык җыелып урамга чыкса, хакимият берни дә эшли алмый”, дип белдерде ул.
XS
SM
MD
LG