Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин террорчыларны «катырак итеп» бетерергә чакырды


Русия президенты Владимир Путин хокук саклаучы оeшмаларга мөрәҗәгать итеп, террорчыларны “тагын да дорфарак итеп” бетерергә чакырды.

Махсус хезмәтләр башлыклары белән киңәшмәдә чыгыш ясаган Путин, соңгы айлардагы операцияләрдә 313 “террорчы”ның, шул исәптән 43 “террор оешмасы башлыгы”ның үтерелүен хәбәр итте. Шулай ук, аның сүзләренчә, 479 “бандит” кулга алынган.

Шул ук вакытта Путин махсус хезмәтләрне канун үтәүче гади ватандашларга яхшы мөгамәләдә булырга чакырды.
XS
SM
MD
LG