Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия министры полициягә сүгенү сүзләре әйткән өчен эштән киткән


Британия парламенты әгъзасы Эндрю Митчелл полиция хезмәткәренә сүгенү сүзләре әйткән өчен эштән киткән. Сәясәтчене вазифасыннан алу таләбе белән полиция идарәсе чыккан.

Эштән китү гаризасында Митчелл сүгенү сүзләрен куллануын раслый. Шулай да сентябрь дә булган вакыйгадан соң ул гафу үтенгән иде.

Британия газетлары язганча, полиция хезмәткәрләре һәм Митчелл арасында низаг премьер-министр бинасы янында барлыкка килгән. Хокук саклаучы министрны велосипедтан төшәргә кушкан. Сәясәтче полициягә сүгенү сүзләре белән җавап кайтарган.
XS
SM
MD
LG