Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрутта тәртипсезлекләр: активистлар хакимиятне таратуны таләп итә


Лүбнән башкаласы Бәйрутта урам тәртипсезлекләре башланды. Каршылык белдерүчеләр хакимиятнең таратылуын таләп итә.

Элегрәк бүген меңләгән кеше үзәк мәйданда җыелып шартлауда үлгән иминлек хезмәте идарәсе башлыкларының берсе Виссам әл-Хәссанның җеназасында катнашкан иде.

Җеназа алдыннан Бәйрутта иминлек чаралары көчәйтелде. Урамнарда полиция белән бергә хәрбиләр дә тәртип саклады.

Оппозиция башлыгы Саад Харири әл-Хәссаны үтерүдә Сүрия хакимиятен гаепләп чыкты.

Харири шулай ук Лүбнән хакимиятен тарату чакыруы белән чыккан иде. Бәйрутка «Хәзбулла» шигый оешмасы ярдәм күрсәтә. Оешма шулай ук Сүрия президенты Бәшәр Әсәд мәнфәгатьләрен дә яклый.
XS
SM
MD
LG