Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Русиянең иң яхшы шәһәрләре исемлегендә дүртенче, Уфа - җиденче урында


Петербурның “Урбаника” территориаль планлаштыру институты Русиянең яшәү шартлары белән иң җәлеп итүче 20 шәһәр исемлеге төзегән.

Исемлектo беренче урында – Сочи. Икенче – Мәскәү. Петербур өченче урында. Казан – дүртенче.

Уфа исемлектә җиденче урында. Соңгы 18, 19, 20нчы урыннар Владивосток, Красноярски һәм Пермьгә эләккән.

Институт вәкилләре сүзләренчә, исемлекне төзү өчен белгечләр махсус тикшерү уздырган. Бәяләү өчен алар шәһәрләрнең тормыш шартлары сыйфатын җентекләп тикшергән.
XS
SM
MD
LG