Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казандагы һөҗүмнәр дә, атышлар да махсус оештырылган"


Казанда иминлек көчләре террор әзерләүдә шикләнелгән кораллы төркемне юк итү операциясе үткәрә
Казанда иминлек көчләре террор әзерләүдә шикләнелгән кораллы төркемне юк итү операциясе үткәрә

Мөселманнар өчен изге булган Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре алдыннан Казанда булган хәлләрне Русиянең кайбер төбәкләрендәге татарлар махсус оештырылган дип бәяләгән. Төмән якларында бу хәлләргә битараф калганнар.

Татар-мөселманнар: "Ни өчен мөселманнарның ике зур бәйрәме алдыннан гына Татарстанда көтелмәгән хәлләр булды соң?" дигән сорау куя. Башта, Ураза гаете алдыннан гына, 19 июльдә Татарстан диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүм оештырылган иде, инде Корбан бәйрәменә бер көн кала федераллар Казанда ихтимал террорчылар белән бәрелеште. Бу хәлләр татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә ничек бәяләнде? Әнә шул сорауга җавап эзләп Азатлык радиосы җәмәгать эшлеклеләре белән сөйләште.

Мөхәммәт Миначев, “Ватан” фиркасенең элекке рәисе, җәмәгать эшлеклесе:

– Бүген без Сокольникида узган гает бәйрәменнән чыктык. Мондагы сакчылар без чыккан вакытта: "Татарлар булган җирдә һәрвакыт тәртип анда", дип әйтте. Шунда араларыннан берсе: "Менә Казанда да хәлләр булып алды", диде. Без: "Татарстанда булган хәлләргә татарның бер генә катнашы да юк, сезнең оешмалар оештырган эш ул", дип әйттек.

Мөхәммәт Миначев
Мөхәммәт Миначев
Мин соңгы атышлар турында Азатлык радиосы сәхифәсенә куелган видеоны карадым. Анда бу яктан куәт көчләре ата, ә теге яктан аткан бер генә тавыш та ишетелми бит. Йорт эченнән бернинди җавап та, кычкыру да, атыш та юк. Мин, бәлки, ул кешеләрне башта үтереп куйганнардыр, аннан кешеләрдә атышлар бара дигән хис тусын өчен һөҗүм ясыйлар дип уйлап куйдым. Бу хәлләр зур шик тудыра. Бездә дәүләт канаты астындагы мәгълүмат чараларының дөрес фикер таратуына шикләнәләр. Хәзер барысы да күәт көчләренең теләсә-нәрсә эшли алганлыгын аңлый. Мин бу хәлләрне Татарстан эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Хохоринның тырышлыгы дип бәялим.

Мин гади кешеләр белән дә сөйләштем, бездәге халыкның күбесе бу хәлләр барысы да махсус оештырылган дигән фикердә.

Нурмөхәммәт Хөсәенов, Бәләбәй татар гимназиясе мөдире:

– Кем генә булмасын, бары тик бер генә фикер әйтә – махсус оештырылганлыгы күренеп тора, диләр. Берничек тә бер-бер артлы андый юньсез хәлләр була алмый. Әз генә акылы булган кеше аның махсус оештырылганлыгын күрә. Миңа шалтыратучылар да бар. Алар: "Нурмөхәммәт абый, ишеттегезме әле, анда шундый хәлләр булып ята икән", дип әйтә. Һәм һәркем дә фикерен бу махсус оештырылган дип очлап куя. Махсус хезмәтләр татар, төрки, мөселман дөньясын туздыру өчен армый-талмый эшли. Ул борын-борын заманнан шулай килгән.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов
Кемнәргәдер провокация ясату да кыен түгел. Хәзер безнең чит илләрдә укып кайткан кешеләр дә күбәйде. Аларны өстереп торсаң, тиешле мәгълүматны бирсәң – тиле тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә.

Бу хәлләрнең ике бәйрәм алдыннан да махсус эшләнгәне күренеп тора. Аннан соң, Корбан бәйрәме алдыннан булган хәл турында бездәге халык арасында шундый фикер дә бар, беренче җинаятьнең очына чыга алмадылар бит, аның очын бөтенләй юк итү өчен махсус эшләделәр, дип тә әйтәләр. "Ну менә булганнар, ну менә алар үлделәр, нинди җинаять кылуларын әйтеп өлгерә алмадылар, ну менә алар шушы һөҗүмнәрне оештырган", дип әйтер өчен эшләнгән эш булырга мөмкин, дип фикер белдерүчеләр дә бар.

Бибинур Сабирова, Төмән өлкәсе татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, журналист:

– Бездә гади халыкның да, диндәге имамнарның да Казан вакыйгаларына төшкән эшләре юк. Битарафлык. Монда үзара традицин, традицион булмаган ислам дип себер исламы белән үзара ыгы-зыгы килеп яталар. Астаналарга – себергә килеп ислам дине таратучылар күмелгән урыннарга кече хаҗ кылырга дигән фикерләр дә яңгырый башлады.

Казан вакыйгаларына халыкның исе китмәгән кебек сизелә. Бу вакыйгалар турында белмиләр түгел, беләләр һәм "и, шулай икән" дип тә куярга мөмкиннәр, әмма төбенә төшеп, бу нәрсәгә китереп чыгарыр, бу нәрсәдән килеп туды икән дип уйлап та караучы юк. Төмән якларында бу хәлләрне вакыйга буларак кына кабул итәләр һәм бу безгә кагылмый дип карыйлар.

Бездә дин әһелләре арасында да шундыйрак фикер алып баручылар бар, алар үзебезнең себер традицияләрен дәвам итеп, себер халкы тоткан исламны тотарга кирәк дигән дулкын көчлерәк. Шушы әйбер кешеләрнең башларына кергән һәм шуның турында күбрәк уйланалар. Ә Татарстан хәлләрен бик еракта булган бер хәл итеп кенә кабул итәләр.

Ринат Насыйров, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе:

– Капиталистик җәмгыять төзегәндә хөкүмәтнең көче юк икән, ул үз иле эчендә берләштерү өчен төрле гамәлләр китереп чыгара, ә көче булса, ул читтә үзенә кушу өчен эш алып бара. Кавказда булсын, хәзер инде Казанда, мондый хәлләр Төмәндә дә булырга мөмкин, шөрепләрне бору өчен, бер-бер сәбәп китереп чыгаралар. Менә Казандагы соңгы вакыйгалар – ул бер сәбәп кенә булып тора. Моның асылында халыкны киеренкелектә тоту ята.

Бездә халык Татарстандагы бу хәлләргә бик битараф. "Ә, шундый хәл булган икән", ди дә, шуның белән бетә. Чөнки алар җәмгыятьнең социаль-иҗтимагый тормышында катнашмый. Халык "мөфтине сайламаганнар икән", "аны куйганнар икән", "ә, үтергәннәр икән" ди дип кенә сөйли. Чөнки илнең бүгенге сәясәте халыкта битарафлык кына тәрбияли. Шул ук вакытта халык үзе дә кулланучы гына булып кала, үзе дә сәяси һәм иҗтимагый тормышта катнашмый. Халык иҗтимагый тормышта катнашмасын өчен бүген кулдан килгәннең барсы да эшләнә, чөнки халыкның активлыгы үсәргә, сайлауларда катнашып, илнең бүгенге идарәсенә йогынты ясарга мөмкин. Бүген Русиядә халык иҗтимагый эшләргә, дин эшләренә битараф булсын өчен махсус эш алып барыла.
XS
SM
MD
LG