Accessibility links

Казанда урам җыеннары турындагы канунга каршы митинг үтте


Казанда митинглар турындагы канунга каршы митинг үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:49 0:00

Казанда митинглар турындагы канунга каршы митинг үтте

3 ноябрьдә Казанның Ирек мәйданында Татарстан парламентында беренче укылышта каралган митинглар турындагы яңа канун өлгесен кабул итүгә каршы митинг оештырылды.

Митингта “Син йоклаган арада үз канәгатьсезлекләрен белдерергә теләүче гражданнарның хокукларын чикләүче митинглар турында кануны кабул ителде”, “Без митинглар турындагы аҗдаһа канунына каршы”, дигән шигарләр күтәрелде.

Чарада катнашкан җәмәгать активисты Раушан Вәлиуллин сүзләренчә, һәр кеше мондый митингларга катнашып үз фикерен белдерергә тиеш.

“Татарстан җәмгыятендә бик күп сораулар бар. Күпчелек кеше үз тормышының яхшы түгеллеген аңласа да, митингларга чыгарга курка. Бу тормыштан канәгать булмаучылар халыкның 80-90%ын тәшкил итә. Мин шушы митингларда, сайлауларда катнашып үземчә халыкның куркуын җиңәргә тырышам.

Митинглар турындагы канун - халыкның хокукларын кыса торган канун. Татарстан конституциясендә язылганча, беренче чиратта халык булырга тиеш. Шушы халыкның хезмәтчеләре саналган хакимият - икенче чиратка гына куелырга тиеш.

Бер караганда хакимият үзе дә үзенең легитим булмаганлыгын яхшы аңлый. Хакимият халыктан ерагаерга тели. Ул митинглар кануны әзерләп “Сез мине сайламадыгыз, мин үземне үзем сайлап куйдым. Минем сезгә бернинди бурычым да юк, дигән сыман уйлый”, дип белдерде Вәлиуллин “Азатлык” хәбәрчесенә.

Ленин һәйкәле янында иллеләп кеше катнашкан митинг тыныч кына үтте. Башка митинглардан аермалы буларак тәртип саклаучылар бу юлы Ирек мәйданына килүчеләрне тентеп тормады.
XS
SM
MD
LG