Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (114)


Садри Максуди (уртада) җитәкчелегендәге һәйәт Парижда Версаль конгрессында үз карашын һәм теләкләрен белдерә.
Садри Максуди (уртада) җитәкчелегендәге һәйәт Парижда Версаль конгрессында үз карашын һәм теләкләрен белдерә.
Аклар Милли Идарәне бетерә

1919 елның язында булган хәрби һәм сәяси вакыйгалар Милли Идарәнең юкка чыгуына китерә. Югары идарәче адмирал Колчак элекке патша режимын торгызуга исәп тота. Әлбәттә, ул патша Русиясендә булмаган Милләт Мәҗлесе һәм Милли Идарә кебек оешмаларны танымый, бары тик диния нәзарәте Русиянең Кануннар мәҗмугасының 11 матдәсенең эчтәлегенә муафыйк рәвештә эшен дәвам иттерә алачак дип белдерә. Шулай итеп төзелүенә 17 ай үткәннән соң, Милли Идарә 1919 елның апрелендә эшен туктату мәҗбүрилегендә кала. Ягъни аңа беренче аяк чалуны кызыллар ясаса, икенчесен аклар ясый.

Солых һәйәте көрәшне дәвам иттерә

Колчакның Көньяк (Дутов), Көнбатыш һәм Себер армияләре берьюлы һөҗүмгә күчеп Екатеринбург, Чиләбе һәм Оренбур шәһәрләренә хәрби сәфәр оештыра. Нәтиҗәдә Уфаны да алалар, тик июльдә үк инде аннан чигенәләр. Шуннан соң акларга фронтта гел җиңелү ачысын гына татырга туры килә. Милли азчылыкларны рәнҗеткәннән соң, аларга да таяна алмас хәлгә киләләр аклар. Мондый шартларда Милли Идарәне тергезү, әлбәттә, мөмкин булмый.

Әмма ләкин солых һәйәте соңгы бурычын үтәргә әзер була. Ахыр чиктә берни дә үзгәрмәячәген аңлаган хәлдә Г.Исхакый һәйәт эшчәнлеге өчен акча җыю максатында көнчыгыш тарафка юнәлә. Бигрәк тә төрк-татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә халыкка мәсьәләне аңлата-аңлата Иркутскига, аннан соң Харбинга кадәр барып җитә. Ф.Туктаров бу шәһәргә бераз соңрак, август аенда килә. Болар икесе Япониягә барып, Европага сәфәр кылу өчен, виза алырга теләсәләр дә, дүрт айлык тырышлыклары бушка китә. Исхакый белән Туктаров кабат Харбинга кайталар. Парижда булган Учредительное Собрание әгъзасы Чайковскига мөрәҗәгать итеп, Франция визасы алуда булышлык итүен сорыйлар. Финляндия аша Русиядән качып киткән Садри Максуди Парижга барып ирешеп хәлдән хәбәрдар була һәм визаны җибәрә. Кызганычка каршы, виза солых һәйәтенә килеп җитә алмый юлда югала. Ниһаять, Г.Исхакый белән Ф.Туктар максатларына ирешү форсатын таба: чехословак корпусы белән әйләнгеч юллардан Европага барып чыгалар, Гомәр Терегулов бер эш белән Читага китеп, чех һәм словак легионерларын алып киткән пароходка җитешми кала.

Г.Исхакый белән Ф.Туктар, 56 көнлек сәфәрдән соң, 1920 елның апрелендә Парижга киләләр, аларны анда Садри Максуди каршы ала.

Себердә һәм Кытайда тупланган акча һәйәткә эшен башлап җибәрү өчен аз була. Ярый әле Финляндиядәге татарлар һәм америкалы Заһидулла Агиш ярдәмгә киләләр. Алар биргән акчага солых һәйәте әгъзалары ике ел Парижда яшиләр.

Садри Максуди җитәкчелегендәге һәйәт Парижда Версаль конгрессында үз карашын һәм теләкләрен белдерә. Моннан тыш, һәйәт әгъзалары төрле халыкара җыеннарда катнашып, төрк-татар кавеменең проблемалары белән Европа һәм дөнья җәмәгатьчелеген таныштыралар. Шул исәптән, Милләтләр Лигасына да мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук алар 1921 елда Учредительное Собрание әгъзаларының Париждагы конференциясендә катнаша. Тик матди һәм мәгънәви яктан ярдәмсез калгач, Милләт Мәҗлесенең соңгы органы булган солых һәйәте дә 1922 елда тарала. Шулай итеп Милләт Мәҗлесе 5 еллык көрәштән соң, эшчәнлеген бөтенләй туктатырга мәҗбүр була.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG