Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламны мәсхәрәләүче фильм рәсми рәвештә экстремистик дип танылды


Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсенең «Мөселманнарның гаепсезлеге» дигән фильмны экстремистик дип тану карары үз көченә керде. Хәзер ул экстремистик материалла исемлегенә кертеләчәк.

Мөселманнарны мәсхәрәләгән әлеге фильм дөньяның күп кенә илләрендә чуалышлар китереп чыгарды. Мәхкәмә Русия генераль прокуратурасы мөрәҗәгате нигезендә Русиядә фильмны таратуны тыйды.

Прокуратура мөрәҗәгате белән фильмга уздырылган психологик-лингвистик тикшерү аның эчтәлеге дини нәфрәт тудыру һәм кешене милли һәм дини түбәнсетүен раслады.
XS
SM
MD
LG