Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда шартлауда полиция офицеры һәлак булган


Пакыстанның Пешавар шәһәрендә интихарчы һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт полиция хезмәткәре һәм ике тыныч кеше һәлак булган. Ким дигәндә 27 кеше яраланган.

Үлүчеләр арасында югары полиция офицеры Хилал Хәйдәр дә бар.
Хакимият хәбәр итүенчә, интихарчы офицер булган машина янына килеп шартлаткычны гамәлгә китергән.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны үзенә талиплар алды.
XS
SM
MD
LG