Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда коммунистлар җыенында яшел әләмнәрне тыймакчы булганнар


Чаллы коммунистлары җыены. 6 ноябрь 2012
Чаллы коммунистлары җыены. 6 ноябрь 2012

Чаллы коммунистлары озак еллар буена гадәткә кергән күренешне быел беренче тапкыр үзгәртте. Октябрь инкыйлабы көнен алар 7 ноябрьдә түгел, 6 ноябрьдә урам җыены белән билгеләп узды. Җыенга Татарстан һәм яшел әләмнәр белән килүче ТИҮ вәкилләренә бу әләмнәрне күрсәтмәү турында кисәтү дә булган.

Чаллыдагы коммунистлар оешмасы соңгы ун елда таркатуларга, бүлгәләнүләргә дучар ителгән иде. Ләкин халыкны урамнарга җыю сәләтен алар югалтмады. Хакимиятне санамаганда, коммунистлар шәһәрдә урам җыеннары, урам йөрешләре оештыра, уздыра алырлык бердәнбер көч дип тә әйтергә мөмкин. Даими рәвештә ризасызлык чаралары, урам җыеннары оештырган өчен Чаллы коммунистлары җитәкчесе Татьяна Гурьевага 22 октябрьдә 40 мең сум күләмендә түләү дә салынды. Шуңа да карамастан 6 ноябрьдә ул кабат Җиңү паркында урам җыены, аннан инде урам йөрешен оештырды. Чарада КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов та катнашты. Җыен барышында без бирегә килүчеләргә мөрәҗәгать итеп, фикерләрен белештек.

Роза Исламова, коммунист-пенсионер:

"Бүген бик үртәлеп килдем. 1917 елда бәреп төшергән патшаларны кире кайтардылар. Бар матбугат көне-төне шуларны күрсәтә. Шуңа да карамастан миндә бүген бәйрәм рухы. Асарга алып барылган Зоя Космодемьянская “без күп, барыбызны да асып үтерә алмассыз”, дигән. Шуның шикелле, без - коммунистлар күп, шәһәр башлыгы Шәйхразиев та, президентлар да безне куркыта алмас. Кануннар безгә карата каты куелган, барыбер көрәшәчәкбез. Пенсиям 7 500 сум. Бер бүлмәле фатирга 2 900, телефонга 600 сум түлим. Ашауга, даруга калмый да диярлек. Балалар ярдәм итмәсә, шәрә йөргән булыр идем. Күршеләрдә тагын да авыр хәллеләр күп. Аларга тәлинкә белән ашын, калган ипиләрне кертәм. Начар яшәүчеләр Чаллыда җитәрлек".

Хафиз Миргалимов, КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе:

Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов
"6 ноябрь - ял көне, Татарстан Конституциясе көне. Шәһәр транспорты да азрак йөри. Шуңа Чаллыдагы урам җыенын бу көнгә билгеләдек. Җыен нәтиҗәле уза, бик күп проблемнар күтәрелә. Татарстан буржуаз республикага әйләнде. Чөнки бездәге бар милек байлар кулында. Халыкта берни, шул исәптән Чубайсның кыйммәтле кәгазьләре дә юк. Бездә капитализмның артта калган формасы гына эшли.

Буржуаз дәүләт үз-үзен саклар өчен буржуаз кануннар да кабул итә. Халык күп җыелмасын, сөйләшмәсен, фикер алышмасын, әйтмәсен өчен. Тыю юллары белән халыкны урамга чыгудан туктатып булмый. Җыеннар турында Татарстан кануны беренче укылышта гына кабул ителде әле. Әгәр Англиядәге кебек безгә дә урам җыеннары өчен бер генә урын билгелиләр икән, анысына да буйсынырга тиеш булабыз. Килер бер вакыт, халык урамга чыккач хакимият берни дә эшли алмас".

Рәфис Кашапов, Чаллы ТИҮе рәисе:

"Җыенны оештыручы Татьяна Гурьевага хокук оешмаларыннан килеп, мәйдандагы Татарстан һәм яшел әләмнәрне алдыру турында күрсәтмә биргәннәр. Янәсе, бу әләмнәр бүгенге каршылык җыены рухына туры килми, кануни түгелләр. Аннан соң инде хокук сакчылары әләмнәр күтәреп торучылар янына килеп шул ук таләпне белдергәннәр. Аллага шөкер, ТИҮ вәкилләре бу таләпләрне үтәмәгән, әләмнәрне алмаганнар".

Рифкатулла Мифтахетдинов
Рифкатулла Мифтахетдинов
Чаллыда кыяфәте белән Ленинга охшаган Рифкатулла Мифтахетдинов яши. Ул 1 май һәм 7 ноябрь көннәрендәге урам йөрешләренә Ленинны чагылдырган киемнәр белән чыга. Без “Ленин бабай”га “Без дөрес юлдамы?” дигән сорауны юлладык.

“Без бүген дөрес юлдан бармыйбыз. Халык йоклый. Миннән бик күп кешеләр, кайчан революция була инде, иптәш Ленин, дип сорыйлар. Мин, халык өлгереп җитүгә, сезне баррикадаларга чакырачакмын, иптәшләр, дим. Шаяртуны читкә куеп шуны әйтәм, өстәгеләр революция булуын күбрәк телиләр шикелле, ә халык революция булуын теләми”, диде Рифкатулла әфәнде.

Әлеге урам җыены сәгать ярымлык чыгышлардан соң урам йөрешенә әйләнде. 500дән артык кеше Җиңү паркыннан “Азатлык” мәйданына кадәр бер чакрымнан артык араны җәяүләп узды.

“Ока”дагы шигар
“Ока”дагы шигар
XS
SM
MD
LG