Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкарада башкортларга багышланган очрашу узды


Әхәт Салихов һәм Роза Корбан
Әхәт Салихов һәм Роза Корбан

Әнкарадагы Дөнья яшьләре җәмгыяте якшәмбе иртәнге чәй очрашуын башкортларга багышлаган. Сорауларга Уфаның Төрксойдагы вәкиле Әхәт Салихов җавап биргән.

Төркиядә башкортлар турында бик аз беләләр. ХХ гасыр башында күчеп килгән татарлар авылларга тупланып яши башлаган, әмма Башкортстаннан күченеп килүчеләр турында аерым мәгълүмат юк, күпчелеге татарлар белән бергә яшәгән.

“Бу башкортларның дөньяда саны да аз булуы белән аңлатыла”, диде Дөнья яшьләр җәмгыятенең башкортларга багышланган очрашуында катнашкан, әтисе Туймазы башкорты булган язучы Роза Корбан.

Төрки дөнья белән таныту өчен оештырылган очрашуларның беренчесен нәкъ башкортларга багышлауның сәбәбе дә алар турында мәгълүмат бик аз булуга бәйле, диде аны оештыручылар.

Роза Корбан “Башкортлар” китабы белән таныштыра
Роза Корбан “Башкортлар” китабы белән таныштыра
Төрксой оешмасы быел башкорт теленнән тәрҗемә итеп ике китап бастырган. Алар белән очрашуга килгән Башкортстанның оешмадагы вәкиле Әхәт Салихов таныштырды. Шулай ук чыгыш ясаган Әнкарада яшәүче җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан үзенең 1955 елда чыккан С.И.Руденконың “Башкортлар” исемле китабының тәрҗемәсе белән таныштырган. (Тәрҗемәсе 2001 елда чыккан. – Р.К.)

“Оештыручылар моның кадәр кеше килүен көтмәгән, яшьләрнең шулкадәр кызыксынуы булыр дип уйламаган. Очрашуда Әнкарада укыган студентлар гына түгел, кызыксынган төрле катлам кешеләр – хәрбиләр, укытучылар килгән иде, үзем дә шаккаттым”, дип сөйләде Азатлыкка Роза ханым.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар
4 ноябрьдә узган очрашуга килүчеләр төрекләрнең иртәнге чәе өстәлендә гадәттә була торган пәйнир (сыр), икмәк, кыяр-помидор, йомырка белән сыйланган.

Әхәт Салихов алып килгән башкорт киемен киеп рәсемгә төшү һәм Башкортстан күчтәнәчләре белән сыйлану аеруча яшьләрнең күңелендә калачак.

Дөнья яшьләре дуслык һәм теләктәшлек җәмгыяте 2008 елда оештырылган. Шул вакыттан бирле төрле илләрдә сигез зур җыен узган. Якшәмбе очрашулары яшьләрне кызыксындырган төрле темаларга багышлана. Шушы айларда оешма төрки милләтләр белән таныштыра. Киләсе якшәмбе чәе Азәрбайҗанга багышланачак.

Оешманың эшчәнлеге һәм башкортларга багышланган очрашу турында тулырак итеп чәршәмбе тапшыруында Роза Корбан белән әңгәмәдә тыңлагыз.
XS
SM
MD
LG