Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riotка Мартин Лютер бүләге бирелмәячәк


Pussy Riot “Куркмый әйткән сүз өчен” дип исемләнгән Мартин Лютер герман бүләгенә лаек дип табылмады.

Бу хактагы карарны христиан реформаторы тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле 16 герман шәһәре тапшыра торган бүләкнең жюрие кабул итте.
Премиягә Регенсбург шәһәрендәге “Нациларга хезмәт күрсәтмибез” дигән рестораннар инициативасы лаек дип табылды.

Pussy Riot төркеме Мартин Лютер бүләгенә Русиядә сүз иреген яклаганы өчен Виттенберг шәһәр шурасы тарафыннан тәкъдим ителгән иде.

Pussy Riot панк төркеменең ике әгъзасы Мария Алехина һәм Надежда Толоконникова Мәскәүнең Коткаручы Гаисә чиркәвендә “панк-гыйбадәт”, ягъни хөкүмәткә каршы протест чарасы уздырган өчен ике елга иректән мәхрүм ителгән иде.
XS
SM
MD
LG