Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора" рәисе Павел Чиков президент каршындагы хокук яклау оешмасына керде


Төбәкара хокук яклау оешмасы рәисе Павел Чиков
Төбәкара хокук яклау оешмасы рәисе Павел Чиков
Русия президенты Владимир Путин президент каршында оештырылган Ватандашлар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары шурасы турындагы фәрманга кул куйды. Шурада 62 кеше булачак, элекке 15 әгъза шурадан чыгарылган.

Шурага 39 кешене Путин үзе тәкъдим иткән, алар арасында журналист Леонид Парфенов, баш фатиры Казанда урнашкан "Агора" хокук яклау оешмасы рәисе Павел Чиков, "Голос" оешмасы җитәкчесе Лилия Шабанова һәм башкалар. Шурадан чыгарылган кешеләр арасында Мәскәү Һелсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева, хокук яклаучылар Светлана Ганнушкина һәм Валентин Гефтер.

Шура рәисе Михаил Федотов нәтиҗәле эшчәнлеккә өмет итүен белдерде.

"Шурага яхшы белгечләр, үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле кешеләр тупланды, эш нәтиҗәле булыр дип өметләнәм", диде Федотов.
XS
SM
MD
LG