Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь җырчылар Фазылга ярдәм концерты оештыра


Хәйрия концерты афишасы
Хәйрия концерты афишасы
Татар эстрадасының бер төркем яшь, популяр җырчылары, “Татар радиосы” алып катнашында яман шеш белән авырган Фазыл Фәрдиевка ярдәм йөзеннән 19 ноябрьдә “Уникс” залында махсус тамаша уздыра.

“Әзрәк булса да ярдәм тисә, без бик шат булыр идек! Тәкъдимне ишетүгә бу чарада катнашырга булдым! Ходай сакласын! Ә ул егеткә Аллаһ тәгалә ярдәм бирсен! Амин!”, ди хәйрия концертында катнашачак автор-башкаручы Илназ Гарипов.

Бу хәйрия чарасында 40ка якын популяр эстрада җырчылары сәхнә тотачак. Аларның күбесе үзләре концертта катнашырга теләк белдергән.

Хәйрия тамашасыннан кергән акча Фазылны дәвалау өчен тотылачак ди, егетнең йөргән кызы Резидә Гарифова.

Фазыл Фәрдиев
Фазыл Фәрдиев
Фазыл Фәрдиев 1991 елның 9 декабрендә Чаллыда туа, 57нче гимназиядә укый. Бүген Казан федераль университетының икътисад һәм финанс институтының 4 курс студенты.

Быел җәен табиплар аңа яман шеш дигән диагноз куя. Күптән түгел ул Германия хастаханәсендә тикшерү уза һәм алга таба дәвалану өчен зур суммада акча кирәклеге әйтелә. Якынча 4 миллион сум кирәк икән.

Фазылга ярдәм сорау игъланнарын иң элек дуслары, танышлары интернетта “Вконтакте” битендә башлап җибәрәләр, аннан хәйрия концертын оештырырга карар кылалар.

19 ноябрьдә кичке 18.30 башланачак тамаша “Бергә булышыйк!” дип атала. Эстраданың яшь җырчылары катнашында бу иң күләмле беренче хәйрия концерты булырга охшаган.

"Фазылга ярдәм итик!" ("Яңа гасыр" видеосы )
XS
SM
MD
LG