Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия интернетының "кара исемлегендә" 40лап сәхифә


Бүген бу хакта Дәүләт думасында Русия кулланучылары хокукларын күзәтүче комитет (Роскомнадзор) вәкиле белдерде. Сүз "тыелырга тиешле сәхифәләр" турында бара, диде комитет рәсмие.

Тарату тыелган мәгълүматне урнаштырган сәхифәләрнең аерым исемлеге бар, анда бүгенге көндә 180ләп сәхифә.

Кичә "Либрусек"интернет-китапханә һәм "Луркоморье" энциклопедиясе һәм файл алмашы сайты булган "Рутрекер" сайтларының ябылуы турындагы хәбәр зур шау-шу тудырды. Бүген "Луркоморье" интернет-энциклопедиянең "тыелган сәхифәләр исемлегеннән" чыгарылуы билгеле булды.

Уфаның Ленин районы прокуратурасы "Вакыт" Урал" исемле басмада дөнья күргән бер мәкаләне экстремистик дип тапты.

Мәкаләгә ясалган лингвистик тикшерүдә аның эчтәлеге милләтара нәфрәт тудыруга, Төньяк Кавказда террор гамәлләрен аклауга багышлануы ачыкланды, диелгән прокуратура белдерүендә.

Прокуратура бу мәкаләне экстремистик материаллар тупланган федераль исемлеккә кертүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG