Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ике баскычлы югары белем системы кирәкме?


Татарстан югары уку йортлары студентлары
Татарстан югары уку йортлары студентлары

Мәгариф турындагы яңа канунда рус булмаган милләтләр өчен милли телләр мәсьәләсе беренче урында торса да, студентларны башка әһәмиятле яклары да борчый. Мисалга, ике баскычлы укыту системы.

Студентлар әлеге система белән канәгать булмаулары турында сөйли. Ул Европаныкына тәңгәл килгән бакалавриат белән магистратура системы.Соңгы елларда күпчелек белгечлекләр шуңа нигезләнде. Мәгариф турындагы яңа канунда специалитет юнәлеше дә калуы әйтелә, әмма ул бик аз белгечлекләрдә булачак.

Бакалавриат – югары белемнең беренче баскычы дип санала. Ул дүрт елга, белгечлек буенча гомуми белем бирүгә корылган. Студент белемен тирәнәйтер, арттырыр өчен алга таба ике еллык магистратурага керә ала. Әлеге ике баскычлы белем бирү системы беренчеләрдән булып Европа илләрендә барлыкка килде.

Бакалавриат белән магистратура Татарстанның кайбер югары уку йортларында элегрәк тә бар иде. Соңгы елларда исә күпчелек югары уку йортлары шушы системга күчте. Нигездә бакалавриатны тәмамлаучылар шулай ук югары белемле дип санала. Әмма Русиядә ул башка төрле кабул ителә.

“Бакалавриат нәрсә соң ул?”


Чит илләрдә бакалавриат белән магистратура тәҗрибәсе системга салынган инде, Русиядә аның нәрсә икәнен аңламаучылар да күп. Бакалавриатны күбесенчә тәмамланмаган югары белем дип уйлыйлар. Эшкә урнашу процессында әлеге диплом белән проблемнарга очраучылар бар икән.

“Бакалавриат һәм магистратура системына күчүгә мин тискәре карыйм”, дип сөйләде Азатлык радиосына Казан федераль университетының журналистика факультеты студенты Ләйсән Галиуллина.

“Бакалавриатның нигә кирәген аңламыйм. Әйе, мондый диплом белән чит илдә эшкә урнашып була дип әйтүчеләр бар. Тик дипломың нинди булуыннан гына тормый бит ул. Танышларым арасында бакалавриатны бетереп эшкә урнашырга теләүчеләр булды. Әмма аларның күбесе һаман үз белгечлекләре буенча эш таба алмыйча интегә. Чөнки күпләргә эштә: “Бакалавриат? Нәрсә соң ул? Безгә югары белемле белгечләр кирәк” дип жавап кайтарганнар”.

Бакалавриатны тәмамлаучы югары белемле дип саналса да, Европа илләрендә дә магистратураны тәмамлаучылар хуплана икән. Германиянең Регенсбург университетында укучы, әлегә махсус програм буенча Казан федераль университетына укырга килгән Регина Лерх: “Үзем әлегә уку процессында, шуңа эшкә урнашу проблемнарына очраганым юк. Әмма танышларым бакалаврның югары бәяләнмәве турында сөйләгәне бар. Күп җирдә магистратура тәмамлаучылар хуплана. Һәм эшкә урнашканда аларның икесеннән магистратура бетерүче сайлана. Әмма магистратурада бөтен кеше дә укый алмый, анда студентларны бик җентекләп сайлыйлар”, дип сөйләде.

“Төркиядә бакалаврга уңай карыйлар. Бакалавр Төркиядә хуплана, әмма магистратураны бетерсәң, тагын да әйбәтрәк”, ди Истанбулның Marmara унивеситетында укучы Ләйсән Әминова.

Филология фәннәре кандидаты, доцент Рәсимә Шәмсетдинова фикеренчә, әлеге берничә баскычлы укыту системы кеше тормышына уңай тәэсир ясарга мөмкин.

“Нәрсәдер әйтүе гаҗәеп кыен, ләкин мәгариф системында мәҗбүри урта, югары белем дигән әйбер булырга тиеш түгел. Һәр кеше үзенең сәләте буенча китәргә тиеш”.

“Үз профессиясен таба алмаучылар күп”

“Хәзер ниндидер модага кереп китте гомуми югары белем. Илнең күпме акчасы, кеше тормышындагы иң продуктив еллары юкка чыгарыла. Үз профессиясен таба алмаган кешеләр өчәр, дүртәр югары белем алалар. Бер өлкәдә дә үзләрен күрсәтә алмыйлар.

Менә бу җәһәттән караганда, бу үзгәрешләр, бәлки, системга салуга китерер. Элек безнең мәгариф системында сигез ел уку мәҗбүри иде. Аннан соң укучы сәләте буенча, үзе теләгәнчә хәл итә иде.

Сайланыш, күпбаскычлы белем алу процессы булырга тиеш. Безнең югары уку йортларында да билгеле бер тармак буенча гына белгечләр әзерләү процессы. Баштан студент шул профессиянең үзенә кирәкме, юкмы икәнен аңлап та бетермәскә мөмкин. Шуның өчен бу үзгәрешләр студентка икенче профессиягә күчеп китәргә, үзен башка өлкәләрдә сынап карарга, киң карашлы белгеч булырга мөмкинлек бирә. Әмма без бу үзгәрешләргә әзерме – монысы инде икенче мәсьәлә.

Әле без, гомумән, “Бу үзгәрешләрнең уңай яки тискәре яклары булырмы?” дигән сорауга җавап бирә алмыйбыз. “Дөрес эшлибезме, юкмы?” дигән сорауга да җавап бирә алмыйбыз, чөнки моны тормыш күрсәтәчәк. Кайчандыр планлы системда яшәүне тәнкыйть итеп җимереп ташлаган идек, хәзер килеп чыкты фәлән кадәр өлкәдә инженер, фәлән кадәр өлкәдә слесарь кирәклеге. Без аларны әзерләмибез, чөнки җитештерүдә, кайда нинди профессия вәкилләре кирәк икәнлеген өйрәнмибез”, дип сөйләде Азатлык радиосына Рәсимә Шәмсетдинова.
XS
SM
MD
LG