Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монголиядә Чынгыз хан тууына 850 ел тулу зурлап бәйрәм ителде


Монголия тарихында беренче тапкыр Чынгыз ханның туган көне дәүләт дәрәҗәсендә зурлап бәйрәм ителде. Быел аның тууына 850 ел.

Тарихтагы иң зур империя башлыгы булган Чынгыз ханның туган көнен 14 ноябрьдә бәйрәм итү турындагы карарны Монголия парламенты кабул итте.

Улан Батор янындагы император һәйкәленә чәчәкләр салынды, бер төркем сәнгать һәм иҗат кешеләренә Чынгыз хан медальләре тапшырылды.

Соңгы 5-10 елда Чынгыз хан исеме һәм аның язмышы турында фикерләр ешрак яңгырый, аның абруе үсә. Хәзер Казакъстанда да Чынгыз ханга һәйкәл куелган. Аның турында фильмнар төшерелә. Кыргызлар да, үзбәкләр дә аңа битараф түгел.

Элекке елларда да татарлар үзләренең монгол булмавын расларга тырышса, хәзер Болгар төбәгенә генә тотынып ятмыйча, үзләренең борынгы империяләрен искә ала. АКШта яшәүче композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова иҗатында "Чынгыз хан" исемле симфония бар.
XS
SM
MD
LG