Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур мәхкәмәсе гейларга каршы активистларның мөрәҗәгатен кире какты


Мадонна
Мадонна
Петербур мәхкәмә үзләренең хисләрен рәнҗетүдә гаепләп мәшһүр җырчы Мадоннадан 333 миллион сум таләп итүче активистларның мөрәҗәгатен кире какты.

Март аенда Петербур шәһәр шурасы һомосексуаллыкны пропагандалауны тыючы канун чыгарган иде. Ярты ел соңрак Петербурдагы концертында Мадонна бу канунны тәнкыйтьләп чыкты.

Гейларга каршы активистлар бу чыгышны видеога яздырып мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Әмма мәхкәмә аларның мөрәҗәгатьләрен кире какты һәм алар Мадонна концертын оештыручыларның мәхкәмәләшү чыгымнарын түләргә тиеш дигән карар чыгарды.

Гейларга каршы активистлар бу карар белән килешмичә яңадан мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG