Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек галиме Удмуртиягә җирле халыкны өйрәнергә килгән


Хәлил Ачыкгөз татар кызлары белән
Хәлил Ачыкгөз татар кызлары белән

Шушы көннәрдә Ижауда фин-угыр җәмгыяте эшчәнлеге белән кызыксынып Төркиянең Истамбул университеты галиме Хәлил Ачыкгөз (Halil Açıkgöz) булып китте. Ул Удмуртия галимнәре белән фәнни семинарда катнашты. Аннан тыш педагогика көллиятендә студентлар һәм милли хәрәкәт вәкилләре белән очрашты.

Удмуртиянең педагогика көллияте филиалында чит ил кунагын гадәт буенча милли ризыклар - татарларның чәк-чәге, русларның ипи-тозы, удмуртларның перепечләре белән каршы алдылар.

Хәлил әфәнде Удмуртиядә беренче тапкыр. Әмма ул инде биредә яшәүче милләтләр тормышы белән танышкан, җирле халык турында мәгълүмат туплаган.

Галим белән очрашу кичәсе көллиятнең удмурт фольклор ансамбле башкаруында җыр белән башланды. Кунак аларның чыгышын зур игътибар белән күзәтте. Ул төрки телләр белән беррәттән, фин-угыр, аеруча, мари телен өйрәнә икән. Шуңа да, мөгаен, удмурт җырын дикъкат белән тыңлады.

Төрек галимен ипи-тоз белән каршы алдылар
Төрек галимен ипи-тоз белән каршы алдылар
Көллият директоры Лилия Кожина уку йорты эшчәнлеге белән таныштырды. Биредә ике дистә ел дәвамында татар бакчалары өчен тәрбиячеләр, башлангыч сыйныфлар өчен укытучылар әзерләнүе хакында сөйләде. Бүген бу эшне клуб формасында алып барылуының дәлиле буларак татар ансамбле чыгыш ясады.

Төркия галиме көллият укучылары белән танышып, “сез һәрберегез - үз милләтегезнең киләчәге”, дип басым ясады. Удмуртиядә милләтара дуслык булуын билгеләп, киләчәктә дә татулыкны сакларга, бер-берсен хөрмәт итәргә өндәде.

Очрашу вакытында
Очрашу вакытында
Педагогика көллиятендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Гаяз Исхакый тормышын һәм иҗатын өйрәнүче Вәсилә Хәкимова Төркиядә гомер иткән татар язучысы Гаяз Исхакыйның иҗатын Төркия студентлары өйрәнәме дип кызыксынды.

Хәлил әфәнде татар теле нигезләрен Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай һәм башкаларның өйрәтүен җиткерде. Ул кечкенәдән үк Исхакыйның әсәрләрен укуын әйтте. Хәзер дә татар язучысының әсәрләре мәктәп програмында булуын, Исхакый иҗатын университетта да өйрәнүгә күп вакыт бирелүен, кандидатлык һәм докторлык дәрәҗәсенә диссертацияләр яклануын әйтте.

Истәлеккә татар егете белән сурәт
Истәлеккә татар егете белән сурәт
Галимгә студентлар күп кенә сораулар да бирде. Аның күп телләр белүен, аларга нигезләнеп, фәнни эзләнү эшләр башкаруын, рәсем ясарга яратуын, шигырьләр язуын ачыклады. Әлбәттә, студентлар боларны ишетеп, аның буш вакыты каламы дип кызыксынды. “Минем буш вакытым юк. Мин ни белән булса да мәшгуль», дип көлеп җавап бирде галим. Җавапны студентлар көчле алкышларга күмде.

36 ел педагог стажы булган галим студентларның күзләрендә дәрт, ялкын булуын җиткерде. Шул ук вакытта күп илләрдә студентлар белән очрашулардан, кайда гына булмасын, алар бер-берсенә бик ошаган дип билгеләп үтте.

Студентлар белән очрашуда
Студентлар белән очрашуда
Җирле татарлар тормышы белән дә танышып өлгергән галим. Удмуртиянең төньяк районнарында яшәүче татарларның тел үзенчәлеге хакында да билгеле булуы ачыкланды.

Галим зур кызыксыну белән көллият укучыларының иҗаты белән танышты. Диварлардагы рәсемнәргә үз бәясен бирде, үзе дә рәсемнәрне акварель белән ясарга яратуын җиткерде. Вакыт табып, Удмуртиядә яшәүче татарлар турында да язып чыгарга нияте булуын әйтте. Хәтта татар кызларын ошатып, улына килен дә алырга риза булуын белдерде.

Вәсилә Хәкимова
Вәсилә Хәкимова
Удмурт дәүләт университетында булып узган семинардан соң җитәкчелектә яңа фикерләр дә туган. Педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәсилә Хәкимова әйтүенчә, университетта төрек галиме белән очрашулардан соң татар-төрек бүлеге ачарга теләк туган. Дөрес, ун еллап элек университетта татар теле бүлеге ябылгач, татар-төрек бүлеге ачу турында ышандырганнар иде.

Шулай итеп, Төркия галименең Удмуртиягә эшлекле сәфәре биредә татар-төрек телен укытуга этәргеч тә бирде. Ул тормышка ашармы, вакыт күрсәтер.
XS
SM
MD
LG