Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думаның Мәгариф комитеты "ана теле"нә Казан аңлатмасын кире каккан


Русия Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты мәгариф кануны проекты турында фикер алышканда “ана теле” билгеләмәсенә Татарстан Дәүләт Шурасы тәкъдим иткән аңлатманы кире каккан.

Регнум агентлыгы белдерүенчә, Татарстанның “ана теле” – “Русия Федерациясенең дәүләт теленнән тыш Русия халыклары телләренең берсе” дигән аңлатмасына комитет рәисе урынбасары Олег Смолин (КПРФ) “Урыс теле ана теле була алмыймы?” дип каршы чыккан.

Комитет рәисе Александр Дегтярев (“Бердәм Русия”) әйтүенчә, 11 декабрьгә билгеләнгән икенче укуга бу канунда “Белем алу теле” исемле яңа бүлек барлыкка киләчәк.
XS
SM
MD
LG