Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмәс башлыгы Газзә сызыгына килә


Сөргендә яшәүче Фәләстиннең Хәмәс радикал төркеме башлыгы Халед Машаль бүген Газзә сызыгына киләчәк. Ул анда әлеге төркемнең оешуның 25 еллыгына багышланган тантанада катнашачак.

Иртәгә Газзәдә ул митингка җыелучылар алдында чыгыш ясаячак һәм хәрәкәтнең киләчәк сәяси стратегиясен бәян итәчәк.

Машаль Газзә сызыгыннан Якын Көнчыгыштагы сугыш вакытында 1967 елда китә. 2004 елны Хәмәснең элекке җитәкчесе Шәех Ясин Израил боралагыннан җибәрелгән ракетадан һәлак булгач аны Машаль җитәкли.

Хәмәс Газзә сызыгын 2007 елдан бирле контрольдә тота.
XS
SM
MD
LG