Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзәдә ХӘМӘС оешуның 25 еллыгын бәйрәм итәләр


ХӘМӘС хәрәкәте оешуга 25 ел тулу уңаеннан меңнәрчә фәләстинле Газзәгә җыелды. Алар демонстрациядә катнаша.

ХӘМӘС Газзә сызыгын 2007 бирле үз контролендә тота. Израиль, АКШ һәм Европа Берлеге илләре ХӘМӘСне террор оешмасы дип саный.

Ноябрь аенда Израиль һәм Фәләстин көчләре арасында кораллы низаг булды. Сигез көнлек атышларда 170 фәләстинле һәм алты израилле һәлак булды.
XS
SM
MD
LG